ЯҢАЛЫКЛАР


27
гыйнвар, 2022 ел
пәнҗешәмбе

25 нче гыйнвар көнне Зәй районы «Радость» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә социаль хезмәт алучылар өчен «Улыбка» клубы белән мәгълүмати әңгәмә һәм Блокададагы Ленинградта яшәүчеләрнең һәм саклаучыларның гражданлык батырлыгы, шәһәр оборонасының Бөек Ватан сугышында гомуми җиңүдә әһәмияте турында документаль фильм карау булып узды.


26
гыйнвар, 2022 ел
чәршәмбе

2022 нче елның 26 гыйнварында   "Югары Утар психик тайпылышлары булган гражданнар өчен балалар интернат-йорты"ның “Шәфкатьлек” бүлегендә тәрбияче Тимергалиева А.Н. "Күңелле кар кешеләре"әвәләү шөгыле үткәрде.

Ел саен үткәрелә торган «Холокост турында хәтер атнасы» кысаларында 25 гыйнвар көнне Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге социаль эш буенча белгече Эльза Сәмигуллина «Холокост: хәтер һәм кисәтү» дип исемләнгән хәтер дәресе үткәрде. Әлеге чарада икенче бөтендөнья сугышының тарихка кереп калган Холокост исеме астында фаҗигале вакыйгасын аңлау максатыннан 14 бала катнашты.

Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге «Үзебезне дәвалыйбыз – табигатьне имгәтәбез» проектын тормышка ашыру кысаларында «Гаилә» үзәге проектның партнеры булды


25
гыйнвар, 2022 ел
сишәмбе

«Үсеш» клубы кысаларында Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге социаль педагогы Олеся Минһаҗетдинова «Гыйнварда күп кар!» дип аталган төркемле дәрес үткәрде. Чарага 10 балигъ булмаган, шул исәптән мөмкинлекләре чикләнгән балалар да килгән иде.

Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәгенең хезмәт буенча инструкторы Ирина Кожевникова «Кыш фантазияләре» дигән темага төркемле дәрес үткәрде. Чарада социаль хезмәт күрсәтелүче, шул исәптән мөмкинлекләре чикле 6 балигъ булмаган бала катнашты. Чараның максаты-иҗади потенциалны активлаштыру, вак моториканы, танып-белү фикерләвен үстерү, хезмәт сөючәнлекне формалаштыру.

Терроризм һәм экстремизмны кисәтү буенча эш кысаларында Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге белгече Әлфия Байкова «Мин иминлектә» дигән технологиядән «Безне шартлатырга тиеш булган кыз» дигән темага төркемле дәрес үткәрде. Толерантлык формалаштыру һәм милләтара ызгыш һәм түземсезлек профилактикасы максаты белән әлеге дәрестә 15 балигъ булмаган бала катнашты.

4 нче социаль участокта балаларның һәм яшүсмерләрнең караучысызлыгын кисәтү буенча эш кысаларында Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге белгече Римма Борисова «Хокукый белемнәр нигезләре» технологиясеннән «РФдә бала хокуклары турында конвенция» дигән темага төркемле дәрес үткәрде. Чара хокукый культураны формалаштыру һәм үстерү, хокук аңын үстерү, хокукларны гамәлгә ашыру мөмкинлекләрен генә түгел, ә кылган гамәлләр өчен җаваплылык белү, «Бала хокуклары турында конвенция» белән танышу максатыннан 12 балигъ булмаган яшүсмер арасында үткәрелде.

Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәгендә социаль педагог Елена Макарова 24 гыйнвар көнне Россиянең Хәрби дан көне – Ленинградны фашист блокадасыннан тулысынча азат итүгә 78 ел тулу уңаеннан «Блокадалы икмәк» дип исемләнгән Бөтенроссия Хәтер дәресе үткәрде. Чара «Блокадалы икмәк» Бөтенроссия акциясе кысаларында 21 балигъ булмаган бала арасында Ленинград блокадасы вакытында Ленинград халкының батырлыгын һәм әлеге көннәрнең тарихи истәлеген саклап калу максатыннан оештырылды.


24
гыйнвар, 2022 ел
дүшәмбе
2022 елның 24 гыйнвар Югары Утар психик тайпылышлары булган гражданнар өчен балалар интернат-йорты Шәфкать бүлегендә тәрбияче Абдуллина Роза Әмир кызы тарафыннан Ленинград шәһәренең немец-фашист гаскәрләрен блокададан азат итүгә багышланган “блокадалы икмәк” Бөтенроссия Хәтер дәресе

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International