«Хисләрне тану»

2022 елның 28 гыйнвары, җомга

Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге психологы Диләрә Корягина «Без бергә» клубы кысаларында 26 нчы гыйнвар көнне «Хисләрне тану» дигән темага төркемле дәрес үткәрде. Дәреснең максаты: ата-аналарның балалар белән үзара хезмәттәшлек итү процессында коммуникатив сәләтләрен үстерү.

Дәрес башында психолог катнашучылар белән танышуга күнегүләр үткәрде, алар «Без бергә» клубы эшендә сакларга тиеш булган кагыйдәләр турында сөйләштеләр. Алга таба күнегүләр үткәрелде, алар барышында катнашучылар төркемдәге эш башланган вакытта үз халәтен белдерә, арыганлык һәм эчке «киеренкелек»не бетерә, рухи гармония таба алдылар.

Ахырда психолог катнашучыларга дәрестә алынган хисне мөмкин кадәр озаграк сакларга һәм кирәк булганда өйдә релаксацион күнегүләр ясарга киңәш итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International