28 гыйнвар көнне Түбән Кама «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге хезмәт буенча инструкторы Ирина Кожевникова «Кул эшләре әлифбасы» проектын тормышка ашыру эше кысаларында «Бизәнү әйберләре» дигән төркемле дәрес үткәрде. Чара иҗади сәләтләрне, күзаллауны, вак моториканы үстерү максатыннан үткәрелде.
Башта хезмәт буенча инструктор эшнең төрле этапларында кирәк булачак материаллар турында һәм эш барышы турында сөйләде. Аннары катнашучыларга булачак эшләнмә формасын сайларга тәкъдим ителде. Катнашучыларның берсе күбәләк, кемдер агач яфрагы һәм хәтта йолдыз ясарга булдылар. Кирәкле форманы фетрда ясап, бисерны энәгә кертеп карадылар, бу эш бер дә җиңелләрдән булмады. Кайбер балалар төрле төстәге төймәләр алдылар, кемдер бер төскә тукталды. Дәрестә “Үзенчәлекле” балалар булганга, кайберәүләр вак төймәләрне тотып кертә алмадылар һәм зуррак күләмдәгеләрен алдылар. Эш күп көч таләп итә торган, шактый озын булса да, барлык катнашучылар да инструктор һәм ата-аналар ярдәмендә брошь ясауны башкарып чыга алдылар.
Эшләнмәләр матур, төрле һәм бизәнү әйберсе итеп куллану өчен яраклы булып чыкты.
Әлеге чарага мөмкинлекләре чикле 6 балигъ булмаган бала һәм аларның әти-әниләре килгән иде.