Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге психологы Наталья Емельянова «Гаилә тормышы этикасы һәм психологиясе. Кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләрнең әхлакый аспектлары» шөгыльләр курсы кысаларында 27 гыйнвар көнне Д.Әмирхан методикасы ярдәмендә «Тормыш проблемаларын җиңү стратегияләрен өйрәнү» дигән төркем психиагностикасы үткәрде. Яшүсмерләрнең үз-үзләрен тотышын тикшерү максатыннан үткәрелгән чарада 13-14 яшьлек 19 бала катнашты.
Диагностика күрсәткәнчә, тикшерелүчеләрнең барысы да иптәшләре белән артык якын мөнәсәбәтләр тудырырга сәләтле, әмма якында конфликтлар башланганда аларда борчу туа, аз гына процент (35%) бу ситуациядә килешү тактикасын кулланалар, катнашучыларның 100%ы 2-3 якын дусты булуы турында әйтте, күп кенә катнашучылар (80%) коллективның кайбер әгъзалары белән якынаерга тели, ләкин моны теге яки бу сәбәп белән эшләмиләр, аларның иң киң таралганы – күп кенә тормыш шартларына төрле карашта булуы.
Әлеге курс кысаларында алга таба дәресләр әйләнә-тирәдәгеләр белән аралашканда киртәләрне җиңеп чыгу ысулларына өйрәтүгә һәм башкаларга карата миһербанлылык һәм түземлек турында күзаллауны торгызуга юнәлдереләчәк.