ЯҢАЛЫКЛАР


9
февраль, 2022 ел
чәршәмбе

13 нче социаль участокта балигъ булмаганнар арасында караучысызлыкны кисәтү буенча эш кысаларында Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге социаль эш буенча белгече Рәмзилә Хафизова «Хокукый белемнәр нигезләре» программасыннан «Бурычларсыз хокук юк» дип исемләнгән төркемле дәрес үткәрде. Чара хокук һәм җаваплылык асылын ачу, хокук һәм бурыч балансын билгеләү, балигъ булмаганнарның төп хокукларын яктырту максатыннан үткәрелде.


8
февраль, 2022 ел
сишәмбе

«Үсеш» клубы кысаларында Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге социаль педагогы Олеся Минһаҗетдинова «Кышкы вакыт» дигән төркемле дәрес үткәрде. Чарага 10 балигъ булмаган бала, шул исәптән мөмкинлекләре чикләнгән балалар да килгән иде.

8.02.2022 елда Югары Утар балалар интернат-йортында кече төркем тәрбиячесе Васильева Элла Рафаэль кызы "мари халкы мәдәнияте" дигән темага дәрес үткәрде. 

 


7
февраль, 2022 ел
дүшәмбе

4 февральдә, Зәй шәһәре һәм Зәй муниципаль районы территориясендә «Торак - 2022» янгын-профилактика операциясен үткәрү кысаларында, «Радость»  комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре һәм 88 ПЧС өлкән янгын сүндерүчесе Ленар Нәбиуллин белән берлектә, социаль куркыныч хәлдәге гаиләләр буенча автономияле янгын сүндерү хәбәрчеләре булуын, газ плиталарына техник хезмәт күрсәтүне урнаштыру, электр чыбыгының торышын тикшерү максатыннан, күп балалы һәм аз керемле гаиләләр буенча ведомствоара тикшерү булды.


4
февраль, 2022 ел
җомга

Балалар интернат-йорты Татарстанның Саба районы Югары Утар авылында 1962 елда ТАССР Халык хуҗалыгын үстерү планы нигезендә оештырыла. Шул вакыттан бирле 60 ел узды ...

 

3 февральдә социаль куркыныч хәлдәге балигъ булмаган һәм аларның гаиләләре белән эш күрсәткечләренең планлаштырылган күрсәткечләренең берсен үтәү йөзеннән 2022 елга Түбән Кама муниципаль районындагы «Балкыш» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приют» учреждениесе базасында ата-ана һәм ата-аналар социаль патронированиесендә булган гаиләдән социаль хезмәт алучыларның индивидуаль карталарын үтәүне мониторинглау буенча ведомствоара социаль консилиум үткәрелде.

 

Зәй муниципаль районының «Радость» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге базасында когнитив тайпылышлары булган өлкән яшьтәге гражданнар һәм инвалидлар өчен «Игротека» клубы эш формаларының берсе булып тора.


3
февраль, 2022 ел
пәнҗешәмбе

Балигъ булмаганнар арасында караучысызлыкны кисәтү буенча эш кысаларында 2 нче февраль көнне Түбән Кама «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәгенең хезмәт буенча инструкторы Ләйсән Суниева «Нигәчеләр» программасыннан «Серле космос» дип исемләнгән төркемле дәрес үткәрде.  Чара танып-белү кызыксынуын үстерү, вак моторика, кызыксынучанлык һәм хезмәт сөючәнлекне үстерү максатыннан үткәрелде.


1
февраль, 2022 ел
сишәмбе

 8 нче социаль участокта балигъ булмаганнар арасында патриотик тәрбия бирү эше кысаларында Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге белгече Анастасия Ильина «Сталинградтагы көрәш» дигән темага төркемле дәрес үткәрде. Чара яшүсмерләрне 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы вакытында Сталинград сугышы белән таныштыру, үз халкы һәм үз Ватаны өчен горурлык хисе тәрбияләү, илнең хәрби тарихын өйрәнү максаты белән оештырылды.

Балигъ булмаганнар арасында караучысызлыкны һәм хокук бозуларны кисәтү буенча эш кысаларында 27 нче гыйнвар көнне 13 нче социаль участокта Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең социаль эш буенча белгече Рәмзилә Хафизова «Танышу» дигән төркемле дәрес үткәрде. Әлеге чарада 9 бала катнашты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International