«Танышу»

2022 елның 1 феврале, сишәмбе

Балигъ булмаганнар арасында караучысызлыкны һәм хокук бозуларны кисәтү буенча эш кысаларында 27 нче гыйнвар көнне 13 нче социаль участокта Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең социаль эш буенча белгече Рәмзилә Хафизова «Танышу» дигән төркемле дәрес үткәрде. Әлеге чарада 9 бала катнашты.

Дәрес танып-белү уены формасында үткәрелде. Дәрес барышында катнашучылар төрле уеннарда һәм күнегүләрдә катнаштылар, алар бер-берсе белән дөрес таныша,үз холкының үзенчәлекләрен дөрес билгели, башка катнашучылар арасында уртак билгеләр таба алдылар. Шулай ук барлык катнашучылар бергә үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен төзеделәр, белгеч аларны алдагы дәресләрдә сакларга кирәк булачак, дип кисәтте.

Соңыннан балалар «тере анкета»да катнаштылар: белгеч куйган сорауларга дөрес җавап бирделәр һәм үз хис-тойгыларын «эмоцияләр тактасы»нда бәяләделәр.

Әлеге дәрес дөрес танышу күнекмәләрен үстерүгә, үз-үзеңне тоту һәм бер-берең белән хезмәттәшлек нормаларын формалаштыруга ярдәм итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International