Юл-транспорт һәлакәтләрен кисәтү буенча эш кысаларында 28 гыйнварда социаль педагог Олеся Минһаҗетдинова һәм Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге белгече Әлфия Байкова «Юл билгеләре» дигән мастер-класс уздырдылар. Әлеге чарага 9 балигъ булмаган бала, шул исәптән, ата-аналары белән бергә социаль хезмәт күрсәтелүче мөмкинлекләре чикләнгән балалар катнашты.
Чара башында белгечләр катнашучыларга юлларда очраган проблемалар, автомобильләрнең саны елдан-ел арта баруы, алар белән бергә юл-транспорт һәлакәтләре санының артуы, безнең юлларда балаларның ничек җәрәхәтләнүе, хәтта һәлак булуы турында сөйләделәр. “Бу хэл ни өчен барлыкка килә?” соравына җавап бирделәр. Барлык катнашучылар да юл хәрәкәте кагыйдәләрен белергә һәм үтәргә кирәк дигән дөрес нәтиҗә ясадылар. Юл хәрәкәте кагыйдәләрен һәм билгеләрен ныгыту максатыннан,катнашучылар “Билгене тап” уенында катнаштылар. Мастер-класста балалар әти-әниләре белән бергә юл билгесе рәвешендә китаплар өчен кыстыргычлар әзерләделәр, иҗади сәләтләрен һәм зирәклекләрен күрсәттеләр.
Дәрес юлда үз-үзеңне тоту культурасын тәрбияләү һәм балаларның юл-транспорт имгәнүләрен кисәтү максатыннан үткәрелде.