27 нче гыйнвар көнне Түбән Каманың “Веста” гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәге социаль педагогы Олеся Минһаҗетдинова “Биеп яшибез” программасы кысаларында “Координацияне үстерүгә юнәлдерелгән хәрәкәтләр һәм уеннар” дигән темага төркемле дәрес үткәрде. Чара хәрәкәтләрне билгеле бер музыка астында дөрес кабатларга, аны төрле ритмнарда, темпларда тыңларга, шулай ук төркем белән аңлашуны һәм үзара бәйләнешне үстерергә өйрәтү максаты белән узды.
Дәрес башында бию-уен иҗатын үстерү һәм җыр-биюләрне сәхнәләштергәндә образларны башкару күнекмәләрен формалаштыру өчен “Разминка” һәм “Без аяклар белән топ-топ” уеннары үткәрелде. Алар балаларга хәрәкәтнең координациясен яхшыртырга булышты, чөнки музыка ритмы һәм темпы еш үзгәреп торды. “Менә минем кулларым” уенында катнашучылар катлаулы музыка уен кораллары ярдәмендә музыка темпын тоя һәм катлаулы булмаган бию хәрәкәтләрен төгәл итеп сурәтли алдылар.
Дәрес социаль хезмәт күрсәтүдә торучы сәламәтлек мөмкинлекләре чикле 8 бала өчен булды.