2020 елның 13 декабрендә Алексеевск «Кайгырту» приютында тәрбияче Маслова Н.В. тарафыннан балаларның этик культурасын формалаштыру һәм сөйләм активлыгын үстерү максаты белән «Табиб янында» дигән рольле уен оештырылды. Әлеге чарада 5 кешедән торган мәктәп яшендәге балалар катнашты.
Яр Чаллы шәһәре «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә социаль хезмәт алучылар өчен психолог Чулпан Галләмова яңа ел кысаларында «Максат картасы» дигән темага арт-терапия үткәрде.
2020 елның 11 декабрендә Баулы районы «Милосердие» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге психологы Илмира Әюпова «Социаль ярдәм» проекты кысаларында, мөмкинлекләре чикләнгән балалар белән «Бергә иҗат»дигән иҗади дәрес үткәрде.
09.12.2020 елда «Милосердие» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге психологы Илмира Әюпова «Социаль ял итү» проекты кысаларында, мөмкинлекләре чикләнгән бала белән сенсор бүлмәсендә «Исәнме Тылсымлы бүлмә»исемле индивидуаль дәрес үткәрде.
Балигъ булмаганнарның күзәтүчесезлеген һәм хокук бозуларын профилактикалау эше кысаларында Түбән Каманың «Веста» үзәге социаль эш буенча белгече Ольга Плаксина 11 нче санлы социаль участокта «Балаларга коррупция турында» дигән чара уздырды. Дәреснең максаты: балаларда коррупциягә каршы караш формалаштыру.
«Сәламәтлек баскычы» программасы кысаларында 2020 нче елның 10 нчы декабре көнне Түбән Каманың «Веста» үзәге белгече Әлфия Байкова социаль хезмәт күрсәтүдә торучы 7 мөмкинлекләре чикле бала өчен «Сәламәтлек сукмагы» дигән төркемле дәрес үткәрде. Максаты: хәрәкәт потенциалын активлаштыру һәм мотор күнекмәләрен үстерү, эмоциональ фонны яхшырту, коммуникатив күнекмәләрне һәм күзаллауларны үстерү.
2020 елның 11 декабрендә Баулы муниципаль районында «Милосердие» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге социаль педагогы Газыйева Гүзәл балигъ булмаган социаль хезмәт алучылар белән онлайн режимда РФ Конституциясе кабул ителүгә 27 ел тулуга багышланган интеллектуаль уен үткәрде.
«Родник» халыкка социаль хезмәт күрсәтү буенча комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге хезмәткәре Гайнетдинова Ф.Т. Олы Мәтәскә мәктәбе укучылары белән “Мин һәм минем Туган илем” технологиясе кысаларында "Минем дөнья, минем илем, дусларым" дигән темага Россия Федерациясе Конституциясе көненә багышланган дәрес үткәрде
Теләче муниципаль районы «Родник» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге» нең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгечләре психолог Зиннәтова Г.Р., социаль педагоглар Хөсәенова Л. З. һәм Гайнетдинова Ф. Т. инвалидлар декадасы кысаларында балалар белән чыршы уенчыклары һәм гирляндалар ясау буенча мастер-класслар үткәрделәр. Чара онлайн форматта узды, анда «Тугры дуслар берлеге»төркеменең барлык балалар катнашты.
Тылсым» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге социаль педагогы Мифтахова Гөлия балигъ булмаган балалар белән «Минем хокукларым һәм бурычларым» дигән төркемле дәрес үткәрде. Дәрес барышында балигъ булмаган балалар хокукый белемнәр дөньясына мавыктыргыч сәяхәт ясадылар.