ЯҢАЛЫКЛАР


16
декабрь, 2020 ел
чәршәмбе

14 декабрь көнне  Р.Ш.Фәрдиев исемендәге паркта  “үзенчәлекле” балалар  өчен  Яшьләр эшләре идарәсе һәм “Радость” халыкка социаль хезмәт күрсәтү  комплекслы үзәге белгечләре  хәйрия фотосессиясе оештырдылар. Фотосессия Халыкара инвалидлар көненә багышланган чаралар кысаларында узды.


15
декабрь, 2020 ел
сишәмбе

Яр Чаллы шәһәре мэры кунакта

 

Инвалидлар декадасы кысасында   15нче  декабрендә  Яр Чаллы шәһәре мэры Наил Мәһдиев   Яр Чаллы «Солнышко» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә булды. Ул учреждениенең бүлмәләрен карап чыкты һәм мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләрне реабилитацияләүнең заманча алымнары белән танышты.

Наил Мәһдиев үзәк коллективы белән аралашты һәм башкарган эшләре өчен рәхмәт белдерде: "Биредә ата-аналар, педагоглар, табиблар һәм балалар тормышта үз урыннарын табарга һәм физик авырлыкларны җиңәргә тырышалар. Әлеге эшнең уңай нәтиҗәләрен күрүегезне телим!» – диде мэр һәм үзәккә һава зарарсызландыргыч рецикуляторлар бүләк итте.

Тернәкләнүчеләр һәм аларның әти-әниләре өчен «Яңа ел тылсымы» дигән яңа ел бәйрәме оештырылды. Балалар Кыш бабай өчен шигырьләр сойлэделэр. Һәркем Мэр кулыннан татлы бүләк алды.

2020 нче елның 13 нче декабрендә Саба районы Шәмәрдән авылында яшәүче тыл хезмәтчәне Чиякова Зоя Филипп кызы үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Юбилярны котларга Шәмәрдән авыл җирлеге башлыгы килгән иде, ул юбилярга Россия Федерациясе Президенты В. В. Путинның котлау хатын тапшырды, Шәмәрдән авыл җирлеге сәркәтибе һәм Саба муниципаль районының «Балкыш» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге социаль эш буенча белгече дә юбилярны котладылар. Юбилярыбызга ихлас рәхмәт сүзләрен җиткерделәр, озын гомер, сәламәтлек һәм якыннарының кайгыртуын теләделәр. Иң ихлас котлауларны һәм иң изге теләкләрне тыңлап, Зоя Филипп кызы үзенең озын һәм авыр тормышы турында хатирәләре белән уртаклашты. Саубуллашканда юбиляр чын күңелдән аның өчен вакыт тапканнары, игътибар һәм хөрмәт өчен кунакларга рәхмәтен  белдерде.

2020 елның 14 декабрендә «Кайгырту» приютында тәрбияче Якупова В. Т. мәктәп яшендәге 13 кеше белән «Татарстан композиторлары балаларга» дигән темага мәгълүмат сәгате үткәрде. (ТАССРның 100 еллыгы)

Максат: Татарстан композиторлары турында белемнәрне системага салырга, ныгытырга һәм гомумиләштерергә.

Бурычлар: татар композиторларының биографиясе һәм иҗаты буенча белемнәрен ныгыту.

Толерантлык һәм башка халыклар мәдәниятенә хөрмәт тәрбияләү. Татар халкының мәдәнияте белән кызыксыну уяту, туган як музыкасына мәхәббәт тәрбияләү.

     Тылсым» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге социаль педагогы Гөлия Мифтахова үзәк китапханә хезмәткәрләре белән берлектә китапханәгә экскурсия оештырдылар.

Балаларга социаль ярдәм курсэтү булекчэсе белгечлэре тарафыннан «Нәтиҗәле ата-ана» программасы кысаларында «Гаиләдә бала белән ата-ана арасында булган конфликтларны чишүнең отышлы алымы» дигән темага төркемле дәрес үткәрелде. Чарага социаль хезмәт күрсәтү бүлегендә торучы ата-аналар чакырылды. Дәрес гаиләдә үз-үзеңне дөрес тоту моделен формалаштыруга, гаиләдә балалар белән конфликтлы ситуацияләрне хәл иткәндә хезмәттәшлекне куллануга юнәлдерелгән. Дәреснең мәгълүмати өлешендә психолог Быкова Лариса гаиләдә үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен бозу сәбәпләре турында мәгълүмат бирде. Аннан соң бер төркем катнашучылар «ата-ана-бала» бәйләнешенең мисалларын эшләү өчен өчлеккә (ата-ана, бала, күзәтүче) бүлеште. Аннан соң һәр төркем балалар белән конфликтларны чишүнең отышсыз ысулын фикер алышу белән дәвам итте. Дәрес «балачакка чуму» психологик күнегү һәм рефлексия белән тәмамланды.

Инвалидлар декадасының бер көнендә Питрәч муниципаль районындагы "Кайгырту" халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең социаль хезмәткәрләре һәм өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе белгечләре сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән тәрбияләнүчеләр өчен чәй табыны оештырдылар. Чәй табыны вакытында тәрбияләнүчеләр шатлыклары белән уртаклаштылар, аралашудан зур ләззәт алдылар һәм ялгыз түгеллеген, аларның мәхәббәт һәм кайгыртучанлык белән әйләндереп алырга әзер булуларын тойдылар.

14
декабрь, 2020 ел
дүшәмбе

    2020 елның 12 декабрендә Арбаш авылында  яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Закирова Әлфия Гыйлман кызы үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

    Район башкарма комитеты җитәкчесенең беренче  урынбасары Илшат Галимуллин, социаль яклау  бүлеге җитәкчесе Алсу Гатиятуллина, Карадуган авыл  җирлеге башлыгы Шамил Низамиевлар да юбилярга рәхмәт сүзләре җиткерделәр.

2020 елның 13декабрендә Балтач районының Смәел авылында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Гиматдинова Гизатбану Зариф кызы  үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

Балтач муниципаль районы башлыгы урынбасары Наил Сабирҗанов, халыкка социаль хезмәт күрсәту үзәге директоры  Гөлнара Әхмәдиева, Смәел авыл  җирлеге башлыгы Рифнур Юсупов, җаваплылыгы чикләнгән «Смәел»җәмгыятенең баш икътисадчысы Розалия Фазуляновалар юбилярга рәхмәт сүзләре җиткерделәр.

2020 елның 11 декабрендә янгын күзәтчелеге хезмәткәре Ризванова З.Т. һәм социаль эш буенча белгеч Гареева О.В. тарафыннан газ плитәләренә техник хезмәт күрсәтү, янгын турында автомат рәвештә хәбәр итүче җиһазларның, электр үткәргеченең торышын тикшерү максатыннан, социаль куркыныч хәлдә булган гаиләләрне ведомствоара тикшерү  үткәрелде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International