«Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә яңа ел кысаларында «Максат картасы» арт-терапия

2020 елның 14 декабре, дүшәмбе

Яр Чаллы шәһәре «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә социаль хезмәт алучылар өчен психолог Чулпан Галләмова яңа ел кысаларында «Максат картасы» дигән темага арт-терапия үткәрде.

Чараның максаты: социаль хезмәт алучыларга үз казанышларын, байлыкларын һәм киләчәк тормышларын күз алдына китерергә ярдәм итү. Тормыш сыйфатын яхшырту һәм камилләштерү юлларын эзләү.

Яңа ел-балалар гына түгел, өлкәннәр дә түземсезлек белән көтеп ала торган иң матур бәйрәм. Яңа ел башлану белән социаль хезмәт алучылар үзләренең тормышларында ниндидер яңалык килер дип ышана башлыйлар.  Яхшылыкка ышанычны ныгыту максатыннан, катнашучылар психолог белән, киләсе елга теләк-ниятләрне тормышка ашыру мөмкинлеге бирә торган «Максат картасы» төзеделәр. Картадагы рәсемгә карап  мәгълүмәт турында фикер алыштылар. Һәркем үзенең киләчәккә куелган максатлары белән уртаклаштылар.

Чара нәтиҗәсендә социаль хезмәт алучыларның психоэмоциональ хәле яхшырды, уңай эмоциональ кәеф барлыкка килде. Катнашучылар билгеләп үткәнчә, мондый чаралар үз казанышларын күрергә һәм уйланылган нәтиҗәләргә ирешергә ярдәм итә.

Чарада дүрт кеше катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International