09.12.2020 елда «Милосердие» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге психологы Илмира Әюпова «Социаль ял итү» проекты кысаларында, мөмкинлекләре чикләнгән бала белән сенсор бүлмәсендә «Исәнме Тылсымлы бүлмә»исемле индивидуаль дәрес үткәрде.
Шөгыльнең максаты мөмкинлекләре чикле балаларның психоэмоциональ халәтен нормальләштерү, балаларның эмоциональ-ихтыяри сферасын үстерү һәм гармонияләштерү; психоэмоциональ киеренкелекне төшерү; үз-үзеңне көйләү һәм үз-үзеңне тикшерү; үзеңнең тән, сулышы белән идарә итә белү; үз хисләреңне сөйләмдә тапшыра белү; киеренкелектән азат итә белү; уңай һәм тискәре эмоцияләр турында күзаллаулар формалаштыру; үз-үзеңә ышаныч булдыру.