«Сәламәтлек баскычы» программасы кысаларында 2020 нче елның 10 нчы декабре көнне Түбән Каманың «Веста» үзәге белгече Әлфия Байкова социаль хезмәт күрсәтүдә торучы 7 мөмкинлекләре чикле бала өчен «Сәламәтлек сукмагы» дигән төркемле дәрес үткәрде. Максаты: хәрәкәт потенциалын активлаштыру һәм мотор күнекмәләрен үстерү, эмоциональ фонны яхшырту, коммуникатив күнекмәләрне һәм күзаллауларны үстерү.
Төркемле дәрес «Самолет кебек очабыз» күнегүләреннән башланды. Балалар турыдан-туры басып, аякларын җилкә киңлегенә куйдылар һәм җилкә буыннары биеклегендә кулларын җәделәр.
«Т» хәрефе килеп чыкты һәм мондый хәлдә балалар самолетлар кебек очтылар - төрле якларга авыштылар, канатлар урынына куллары белән корпусны ябып очышларын төзәттеләр. Киләсе күнегү "Көймә" дип аталган ид. Балалар корсак белән идәнгә яттылар. кулларын һәм аякларын сузып бергә тоташтырдылар. Башта гәүдәләре белән кулларын өскә таба күтәрсәләр, соңыннан аякларын күтәрделәр. Шуннан соң кул-аякларын икесен бергә күтәреп карадылар һәм җиңел генә тирбәнделәр, судагы көймә яки балык кебек йөзәргә тырыштылар. Күнегү ахырында балалар кулларын һәм аякларын ничек уңайлы, шулай итеп куеп, шундый тыныч хәлдә бер минут яттылар.
Дәрес ахырында катнашучылар «Паровозик» күнегүен башкардылар. Балалар бер-бер артлы тезелеп бастылар, «паровозик» сайлый торган юнәлештә бергә хәрәкәт иттеләр. Әгәр балаларның берәрсе кулын ычкындырса, паровозик «туктый», ватылган вагончикны депога озаттылар.
Гомумән алганда, дәрес күңелле атмосферада узды, балалар коллективта тату һәм бердәм эш күрсәттеләр. Чараның уен һәм төркем характеры кызыксыну уятты һәм бик күп уңай эмоцияләр бирде. Дәрестә катнашучылар бик канәгать калдылар.