«Минем хокукларым һәм бурычларым»
Тылсым» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге социаль педагогы Мифтахова Гөлия балигъ булмаган балалар белән «Минем хокукларым һәм бурычларым» дигән төркемле дәрес үткәрде. Дәрес барышында балигъ булмаган балалар хокукый белемнәр дөньясына мавыктыргыч сәяхәт ясадылар. Һәр станциядә балалар төрле биремнәр үтәделәр: хокук бозу тасвирламасы буенча әкият карадылар, әкият персонажларының исемнәрен әйттеләр, алар үзләренең ышанычлылыгы һәм ваемсызлыгы буенча катлаулы һәм куркыныч тормыш ситуацияләренә эләккәнәрен аңлаттылар, әкият геройларының гамәлләрен анализладылар. Шулай ук балалар хокуклардан тыш, үтәлергә тиешле вазыйфалар да барлыгын белделәр. Чара ахырында социаль педагог «Синең хокукларың һәм экият иле» дигән викторина үткәрде.