10 декабрь көнне Лениногорск муниципаль районының «Исток-Башлангыч «халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге» социаль эш буенча белгече Хәбирова Альбина тарафыннан яңа проектны тормышка ашыру кысаларында «хатирәләр юлы буенча» дип исемләнгән беренче дәрес үткәрелде. Технологиянең максаты: уңай хатирәләр ярдәмендә өлкән яшьтәге гражданнарга үз тормышларын яңадан карарга, яңадан бәяләргә һәм кабул итәргә ярдәм итү. Иске фотосурәтләрне һәм тормыш турындагы хатирәләрне карау өлкән яшьтәге кеше тирәсендә яхшы микроклимат тудыралар, ялгызлыктан һәм депрессиядән коткаралар, эмоциональ тәртип алалар. Дәрес, барлык санитар - эпидемиологик нормаларны һәм кагыйдәләрне үтәп, социаль хезмәт күрсәтүләрдән файдаланучыларның өчесенә өйгә чыгып, адреслы рәвештә үткәрелде.
2020 елның 11 декабрендә «Жизнь прекрасна» суицидаль тәртибен профилактикалау программасы кысаларында «Шафкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтүнең Тукай комплекслы үзәге гаиләсенә һәм балаларына социаль ярдәм күрсәтү бүлегенең психологы Ләйсән Насыйрова «Минем хыялларым, теләкләр» дигән исем астында арттерапия үткәрде.
Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә көндезге булу бүлегенең хезмәт инструкторы Сафия Ганиева социаль хезмәт алучылар өчен инвалидлар Декадасы кысаларында шашка турниры үткәрде.
Җәлил картлар йортында Яңа елга әзерләнү чаралары
Осталар шәһәре
Инвалидлар декадасы ябылу кысасында 11 декабрь көнне Яр Чаллы «Солнышко» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге педагоглары тернәкләнүчеләрне «Осталар шәһәре»нә чакырдылар.
Балаларга декоратив-гамәли һәм сәнгать иҗатының төрле техникалары белән танышу, үзләренең иҗади потенциалын күрсәтү, шулай ук халык традицияләре турында белемнәрен киңәйтү мөмкинлеге бирелде.
Бәйрәм импровизация куелышыннан башланды, поездда балалар Ярминкәгә киттеләр. Ә, билгеле булганча, ярминкәләрдә сату-алу белән генә чикләнмичә, күңел ачалар, бииләр, тәҗрибә уртаклашалар.
“ Юлда” балалар гжель һәм хохлома халык рәсемнәре белән таныштылар. Рәсемле кашыкларда уйнадылар һәм яулык белән биедләр. Артемий Мельников «бернәрсә дә үзеннән-үзе чыкмый» һәм “нәрсә дә булса килеп чыксын өчен тырышырга кирәк” дигән шигырь сөйләде.
"Осталар шәһәренә" килгән балалар педагоглар җитәкчелегендә декоратив-гамәли иҗатның төрле техникаларын үзләштерделәр: 3Д ручка тылсымын, бисердан Яңа ел шедеврларын, әкияти акварель рәсемнәрне һәм искиткеч балчык чыршысын булдырдылар, шулай ук киләсе ел символы – төсле кәгазьдән үгезне ясадылар. “Авыр бөек хезмәтләре” өчен барлык балалар да СО НКО «Инклюзивная среда» волонтерларыннан бүләкләр алдылар.
Тыл хезмәтчәне Кумешбаева Даирә Кумешбаевна 1932 елның 11 августында Хансверкино авылында күп балалы гаиләдә туа.
2 октябрь конне тәрбияче Васильева Сиринә балалар белән “Яңа ел кәефе” дигән темага дәрес үткәрде.
10.12.2020 «Кайгырту» приютында тәрбияче Зверева Е.Г. 9 кешедән торган мәктәпкәчә яшьтәге балалар белән, «Ничек сәламәт булырга?» темасына сәламәт яшәү рәвеше буенча танып белү дәресе үткәрде.
Максат: Балаларны сәламәт яшәү рәвешенә җәлеп итү.
Бурычлар: үз сәламәтлегеңне кайгырту ысуллары турында күзаллауны киңәйтү. Балаларда яхшы хисләр үсешенә ярдәм итү, ярдәм итү теләге.
10.12.2020 ел. Тәрбияче Лесагина Ю. А. тәрбияләнүчеләр белән «Нәрсә ул хокук һәм без алар турында нәрсә беләбез» дигән темага әңгәмә үткәрде. Максат: балаларның төп хокуклары турында белемнәрен гомумиләштерергә, «хокук» һәм «бурычлар» төшенчәләрен аерырга, хокукларның һәм бурычларның бердәмлеген күрсәтергә.
9 декабрь көнне Яр Чаллы шәһәренең «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең актлар залында өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе хезмәткәрләре Муса Җәлил исемендәге Үзәк шәһәр китапханәсе вәкилләре белән очрашты. Әлеге чара дөньякүләм танылган галим, хокук яклаучы Андрей Дмитриевич Сахаров биографиясенә багышланган иде, 2021 елның маенда аның тууына 100 ел тулу билгеләп үтеләчәк.