2020 елның 11 декабрендә Баулы муниципаль районында «Милосердие» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге социаль педагогы Газыйева Гүзәл балигъ булмаган социаль хезмәт алучылар белән онлайн режимда РФ Конституциясе кабул ителүгә 27 ел тулуга багышланган интеллектуаль уен үткәрде. Әлеге уенның максаты: РФ Конституциясе турында белемнәрне ныгыту. Түбәндәге бурычлар куелды:- РФ Конституциясе турында белемнәрне тирәнәйтү; - уен формасында кеше һәм граждан хокуклары турында белемнәрне ныгыту; - илнең төп Законына карата хөрмәт хисләрен формалаштыру. Уен барышында социаль педагог хәзерге Россия Федерациясенең гамәлдәге Конституциясен кабул итү тарихы турында кыскача сөйләде, ә аннары РФ Конституциясе буенча блиц – сораулар рәвешендә разминка үткәрде һәм "Конституцион терминнар", «Хокукны тап», «Ялган Әкият, аңа ишарэ...» бәйгеләре биремнәренә күчте. Балалар актив катнаштылар һәм үз белемнәрен уен вакытында ныгыттылар.