2020 елның 13 декабрендә Алексеевск «Кайгырту» приютында тәрбияче Маслова Н.В. тарафыннан балаларның этик культурасын формалаштыру һәм сөйләм активлыгын үстерү максаты белән «Табиб янында» дигән рольле уен оештырылды. Әлеге чарада 5 кешедән торган мәктәп яшендәге балалар катнашты. Дәрестә балалар табибларның нинди булуын, аларның һәрберсе нәрсә дәвалавын искә төшерделәр. Тәрбияләнүчеләр элек алган белемнәрен эстетик культура буенча диалог һәм уен алымнары алып барганда кулланырга тырыштылар.
Уен барышында балалар авыр хәлләрдә ярдәм итүче кешеләргә карата аралашу һәм хөрмәт күрсәтү сәләтен формалаштырдылар.