ЯҢАЛЫКЛАР


22
декабрь, 2020 ел
сишәмбе

  «Родник» халыкка социаль хезмәт күрсәтү буенча комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге социаль педагогы Гайнетдинова Ф.Т. социаль яктан куркыныч һәм авыр тормыш хәлендә калган гаиләләрдә булды. Әти-әниләр белән пожар куркынычсызлыгы буенча инструктаж, дөрес яшәү рәвеше алып барырга кирәклеге турында, сәламәт яшәү рәвешен кертү турында әңгәмә үткәрелде.

"Җәлил картлар һәм инвалидлар йортында «хәрәкәт итү сәләте чикләнгән социаль хезмәтләрдән файдаланучыларны карау»дигән темага гамәли дәрес

«Сәламәтлек баскычы» программасы кысаларында 2020 нче елның 17 нче декабре көнне Түбән Кама «Веста» үзәге белгече Ирина Кожевникова тарафыннан мөмкинлекләре чикле 10 бала өчен «Ихтыяр көче» дигән төркемле дәрес оештырылды. Максаты: баланың энергетика потенциалын арттыру, үз-үзеңә уңай бәя формалаштыру. Күнегүләр башкарганда хәрәкәтләрне координацияләүне үстерү.

Яр Чаллы шәһәре «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә социаль хезмәт алучылар өчен психолог Чулпан Галләмова яңа ел кысаларында «Яхшылык җирдә ятмый» дигән темага мини-тренинг үткәрде.

«Осталык баскычы» социаль технологиясе кысаларында «Аралашу алымнары» дигән дәресне Түбән Каманың «Веста» үзәге социаль эш буенча белгече Марта Камалова социаль хезмәт күрсәтүдә торучы 5 балигъ булмаган яшүсмер - волонтер өчен үткәрде. Максат: аралашу алымнары белән танышу, коммуникатив күнекмәләрен үстерү.

“Берёзка” инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә ДНК буенча Зинфира Таһир кызы ревматоид артрит авыруы белән интеккән кешеләр белән шәхси дәрес үткәрә.

Янгын куркынычсызлыгын профилактикалауга, шулай ук янгыннарда балаларның үлем-китеменә һәм имгәнүләренә юнәлдерелгән ведомствоара эшне оештыру кысаларында «Милосердие» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаилә һәм балаларга ярдәм бүлеге белгечләре авыл җирлекләре башлыклары вәкилләре, Баулы һәм Ютазы муниципаль районнары буенча күзәтчелек эшчәнлеге районара бүлегенең өлкән инспекторы Биктимеров Салават, балигъ булмаганнар эшләре буенча инспектор Хәбипов Альберт һәм Солтанова Ләйсән белән бергә район профилактик һәм ведомство исәбендә торучы гаиләләрдә булып кайттылар. 

 

 

21.12.2020 ел . Социаль педагог Смелова Н.А. мәктәпкәчә яшьтәге балалар белән «Аю баласы өчен бала караучы»дип исемләнгән әкият терапиясе үткәрде.

Максат: шәхеснең әхлакый сыйфатларын тәрбияләү.

Дәрестә 8 бала катнашты.

2021 елның гыйнварыннан Зәй муниципаль районында озак вакытлы карау системасын гамәлгә кертү буенча сынау проектын гамәлгә ашыру башлана.

    Социаль ярдәмнең перспективалы ысулларыннан берсе булып өлкән кешеләр үз ресурсларын куллану тора, алар арасында хатирәләр дә зур әһәмияткә ия.    2020 нчы елның 15 нче декабрендә Мамадыш районы «Забота» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә «Яшьлеккә сәяхәт!» дигән истәлек кичәсе узды .


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International