Мамадыш районы "Забота" үзәгендә социаль хезмәт алучылар өчен инновацион технологияләр

2020 елның 22 декабре, сишәмбе

Социаль ярдәмнең перспективалы ысулларыннан берсе булып өлкән кешеләр үз ресурсларын куллану тора, алар арасында хатирәләр дә зур әһәмияткә ия.

   2020 нчы елның 15 нче декабрендә Мамадыш районы «Забота» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә «Яшьлеккә сәяхәт!» дигән истәлек кичәсе узды . Чара Совет чоры яшьләренен тормышы турында фильм күрсәтү белән башланып китте. Социаль хезмәт алучылар яшьлекләре турында бик теләп сөйләделәр, истәлеккә саклаган журналлар, фотосуртәләрен күрсәттеләр. Ин рәхәт вакытларын искә төшерделәр.

    Хатирәләр терапиясе тернәкләндерүнең мөһим факторы булып тора: иске фотосурәтләрне, яшәү турында хатирәләрне карау өлкән кеше тирәсендә яхшы  микроклимат тудыра, тормышның иң яхшы чоры турында сөйләргә мөмкинлек бирә. Мондый чаралар-өлкән кешенең тормышын эмоциональ рәвештә тулыландыра, эмоциональ һәм интеллектуаль комфортка ярдәм, ялгызлыктан һәм депрессиядән коткара.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International