Ведомствоара рейд

2020 елның 22 декабре, сишәмбе

Янгын куркынычсызлыгын профилактикалауга, шулай ук янгыннарда балаларның үлем-китеменә һәм имгәнүләренә юнәлдерелгән ведомствоара эшне оештыру кысаларында «Милосердие» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаилә һәм балаларга ярдәм бүлеге белгечләре авыл җирлекләре башлыклары вәкилләре, Баулы һәм Ютазы муниципаль районнары буенча күзәтчелек эшчәнлеге районара бүлегенең өлкән инспекторы Биктимеров Салават, балигъ булмаганнар эшләре буенча инспектор Хәбипов Альберт һәм Солтанова Ләйсән белән бергә район профилактик һәм ведомство исәбендә торучы гаиләләрдә булып кайттылар. 

Максаты-торак секторда янгыннарның санын киметү, гадәттән тыш хәлләрне кисәтү, әлеге гаиләләрнең яшәү шартларын тикшерү, янгын куркынычсызлыгын профилактикалау. Ведомствоара тикшерү барышында янгын куркынычсызлыгы вәкилләре ата-аналар белән янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәү турында әңгәмә үткәрделәр, йорт һәм фатирлардагы электр үткәргечләрен карадылар, торак бинаны чүпләүнең нинди нәтиҗәләргә китерүен аңлаттылар. Автоном янгын хәбәрчеләре булуга һәм аларның эш торышына аерым игътибар бирелде.

Ведомствоара йөреп чыгу барышында гаиләгә һәм балаларга ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре балигъ булмаган балаларның ата-аналары белән аларның сәламәт яшәү рәвешен алып баруга, балалар язмышы өчен җаваплылык формалаштыруга юнәлдерелгән консультацияләр үткәрделәр, «Балалар куркынычсызлыгы», «Яхшы каникуллар кагыйдәләре»дигән белешмәлекләр тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International