Зәйдә "Аз хәрәкәтләнүче гражданнарны карау мәктәбе"ндә дәресләр дәвам итә

2020 елның 22 декабре, сишәмбе

2024 елга Россиядә озак вакытлы карау системасы булдырылырга тиеш. Сүз социаль һәм медицина хезмәтләренең һәм кеше әйләнәсендәге сервисларның тулы канлы хезмәттәшлеге турында бара. Озак вакытлы карау системасы – ул социаль ярдәмне дә, медицина ярдәмен дә берләштерәче яңа система.

2021 елның гыйнварыннан Зәй муниципаль районында озак вакытлы карау системасын гамәлгә кертү буенча сынау проектын гамәлгә ашыру башлана. Ә бу социаль хезмәткәрләрдән яңа белемнәр һәм күнекмәләр таләп итә. Чөнки хәрәкәтләре чикләнгән өлкән яшьтәге кешеләрне дөрес карау тормыш сыйфатын яхшыртырга, җитди өзлегүләр куркынычын киметергә мөмкинлек бирә. Өлкәннәр өчен ярдәм итүче, уңайлы әйләнә-тирә мохит аларга тулы тормыш белән яшәргә мөмкинлек бирә.

         Социаль хезмәткәрләрне яңа шартларда эшләүгә нәтиҗәле әзерләү максатыннан, ноябрь һәм декабрь айларында өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге хезмәткәрләре өчен "Аз хәрәкәтләнүче гражданнарны карау мәктәбе"ндә дәресләре уза. Тыңлаучылар өчен лекцияләр онлайн  форматта, ә практик дәресләр  барлык саклык чараларын үтәп, кече төркемнәрдә уздырыла. Социаль хезмәткәрләр өчен барлык манипуляцияләрне дөрес башкарырга , үз карамагындагы кешеләрнең сәламәтлегенә зыян китермичә, дөрес итеп башкарырга өйрәнергә кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International