«Осталык баскычы» социаль технологиясе кысаларында «Аралашу алымнары» дигән дәресне Түбән Каманың «Веста» үзәге социаль эш буенча белгече Марта Камалова социаль хезмәт күрсәтүдә торучы 5 балигъ булмаган яшүсмер - волонтер өчен үткәрде. Максат: аралашу алымнары белән танышу, коммуникатив күнекмәләрен үстерү.
Дәрес “арка белән аркага”, “утырып, басып” күнегүләре белән башланып китте. Бу балаларга танышу мөмкинлеге бирде. Теоретик өлештә волонтерлар "аралашу" термины һәм ни өчен ул кешегә, бигрәк тә волонтерларга кирәклеген белделәр. Белемнәрне ныгыту өчен аралашу һәм тренинг күнегүләре үткәрелде.
Дәрес ахырында катнашучылар үзләренең хис-тойгылары һәм кәефләре белән уртаклаштылар, киләчәктә дәресләргә йөрергә сүз бирделәр һәм волонтер булырга теләкләрен белдерделәр.