Яр Чаллы шәһәре «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә социаль хезмәт алучылар өчен психолог Чулпан Галләмова яңа ел кысаларында «Яхшылык җирдә ятмый» дигән темага мини-тренинг үткәрде.
Тренингның максаты: социаль хезмәт алучыларда һәр кеше тормышында игелелекнең роле турында белемнәрне киңәйтү, бәйрәм алдыннан позитив кәеф тудыру.
Тренингның темасын формалаштыру һәм кәефне якшырту максатыннан чара «Көл, елмай дусларыңа. Көлү күңелне ача» дигән күнегүдән башланды. Игелек төшенчәсенә аңлатма бирделәр. «Игелекле йөрәкләр аллеясы», «Яхшылык законнары» күнегүләре үткәрелде. Яхшылык турында мәкальләр һәм әйтемнәр искә төшерелде. «Игелек кыл һәм ул сиңа кире кайтачак» дигән видеоролик карадылар.
Чара җылы, күңелле атмосферада узды. Катнашучылар мондый төр чараларны еш үткәрергә кирәклеген искәрттеләр, чөнки мондый чара игелекнең әһәмиятен аңларга ярдәм итә.
Чарада ун кеше катнашты.