2020 елның 22 декабрендә Баулы муниципаль районының «Милосердие» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге социаль педагогы Газыйева Гүзәл «Социаль ярдәм» проекты кысаларында сенсор бүлмәсендә дәрес үткәрде.
Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Саба муниципаль районындагы халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре тарафыннан, «Балкыш» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге пенсия алды һәм пенсия яшендәге хезмәткәрләрне «электрон-исәпләү машиналары операторы» һөнәри белем бирү программасы буенча «инновацияләр, менеджмент һәм бизнес көллияте» һөнәри белем бирү учреждениесе (ПОУ КИМБ) белән компьютер грамоталылыгына өйрәтү оештырылды.
Укытуның максаты-хезмәткәрләрнең һөнәри квалификациясен һәм компетентлыгын арттыру, нәтиҗәле эшләү өчен кирәкле белемнәрне, осталыкларын һәм күнекмәләрен формалаштыру һәм киңәйтү. Укыту лекция рәвешендә дә, дистанцион рәвештә дә 160 сәгать күләмендә үткәрелде. Уку ахырында барлык хезмәткәрләр дә уку турында таныклык алдылар.
2020 елның 23нче декабрендэ “Лесхоз ДИПИ” дәуләт автоном социаль хезмәт курсәтү учреждениясендә дәвалану физик культурасы инструкторы Хасбиева Г.Р. интернатта аз хәрәкәтләнүчеләр белән эрготерапия дәресе үткәрде.
Дәреснең максаты: кулларның вак моторикасын яхшырту, аралашу һэм кәефне яхшырту.
«Тылсым» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре Гөлия Мифтахова һәм Әлфия Петрова Кукмара Волонтерлары белән берлектә «Ышаныч телефоны синең дустың» дигән акция уздырдылар.
Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә галим-физик, академик, хокук яклаучы Андрей Дмитриевич Сахаровның 100 еллыгы кысаларында «Андрей Сахаров - дөнья өчен көрәшче» дигән тематик китап күргәзмәсе булып узды.
“Дуслык” боткасы
Яр Чаллы «Солнышко» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә көнкүреш күнекмәләрен үстерү һәм ныгыту өчен социаль-көнкүреш адаптациясе бүлмәсе булдырылды. Алынган күнекмәләр инвалид балаларга үзләрен ышанычлырак һәм олы тормышта мөстәкыйль хис итәргә ярдәм итәчәк.
23 нче декабрь көнне балалар тәрбияче Полуэктова Л.В. белән бергә социаль-көнкүреш ориентациясе буенча ачык дәрестә үзләренең осталыкларын һәм күнекмәләрен күрсәттеләр. Артемий «Шеф-повар» ның төгәл җитәкчелеге астында тернәкләнүчеләр тәмле «дуслык» боткасы әзерләделәр. Һәркемнең шөгыле бар иде: кемдер ярмаларның чисталыгы өчен, кемдер өстәлне сервировкалау өчен җавап бирде, Алия ботканың янмавын күзәтте. «Шеф-повар» Артемий ботканын тәмен татыганнан соң, балалар үзләре пешергән ботканы рәхәтләнеп ашадылар.
Яңа Чишмә районы “Кайгырту” үзәге белгечләре, үзара ведомстволы комиссия белән берлектә, янгын куркынычсызлыгы буенча профилактик чараларны күрү максатыннан, районда яшәүче гаиләләрне йөреп чыгу эшен дәвам итә. Гаиләләр белән очрашу вакытында, аларга инструктаж үткәрелә, гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм янгын вакытта саклану чаралар аңлатыла.
2020 елның 21, 22 һәм 23 декабрендә «Тукай муниципаль районында ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының «Шәфкать» социаль яклау үзәгенең психологы һәм социаль педагоглары якынлашып килүче Яңа ел балалары - инвалидларны өченче дәрәҗә чикләү белән котладылар.
2020 елның 22 декабрь көнне Югары Утар акылга зәгыйфь булган балалар йорты- интернатында тәрбияче Эзекова Э.Р.“Кышкы композиция” темасына иҗат сәгате үткәрде.
Аксубай районындагы «Хыял» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр өчен мастер-класслар узды. Иҗади чаралар «Чикләрсез игелек» социаль проектын тормышка ашыру кысаларында оештырылды, аның җитәкчесе – «Җиңү волонтерлары» хәрәкәте «көмеш» волонтеры Х. У. Халитова.