«Сәламәтлек баскычы» программасы кысаларында 2020 нче елның 17 нче декабре көнне Түбән Кама «Веста» үзәге белгече Ирина Кожевникова тарафыннан мөмкинлекләре чикле 10 бала өчен «Ихтыяр көче» дигән төркемле дәрес оештырылды. Максаты: баланың энергетика потенциалын арттыру, үз-үзеңә уңай бәя формалаштыру. Күнегүләр башкарганда хәрәкәтләрне координацияләүне үстерү.
Дәрес "Котыл!" дигән хәрәкәтле уен күнегүеннән башланды, монда һәр бала конустан сикереп чыгып үз энергиясен чыгара алды. Әлеге коллектив уенында, балалар еш кына башка ситуациядә дә башкармый торган хәрәкәтләр ясый алдылар. Соңыннан дәрес биремнәр белән дәвам итте. Дәрестә катнашучыларга алып баручының күрсәтмәләрен үтәп, кыршауны күтәрергә һәм җибәрергә, аны «уңга» яки «сулга» хәрәкәт иттерергә кирәк иде. Әлеге уенда балалар кайсы якның сул, кайсы якның уң булуын белүләрен дә тикшерә алдылар. Аннан соң балалар кечкенә генә эстафетада катнаштылар, аның барышында кыршау аша сикерергә, кыршау аша узарга, каршылыктан каршылыкка сикерергә кирәк иде.
Биремнәрне балалар бер-берсе белән ярышып, күңелле итеп башкардылар. Дәрес бик күңелле узды, физик активлыкны һәм катнашучыларның уңай кәефен үстерүгә ярдәм итте.