"Җәлил картлар һәм инвалидлар өчен интернат – йортында «хәрәкәт итү сәләте чикләнгән социаль хезмәтләрдән файдаланучыларны карау»дигән темага гамәли дәрес узды.
Өлкән шәфкать туташы Сәхәбиева Н. Р. түшәккә күчерү, клиентны караваттан урындыкка күчерү, хәрәкәтсез ятучы гражданнарны ашату кагыйдәләрен сөйләде һәм күрсәтте.
Мобиль булмаган кешенең тән хәлен үзгәртү– гади генә бурыч түгел. Биредә эшләүче хезмәткәрләр моны сак итеп эшлергә кирәк, чөнки алар очен арка травмасы алу куркынычы бар, ә ятучы кешенең кискен авырту һем хәтта буыннарны селкенүе мөмкин. Шул куркынычлыкларны киметү өчен, биредә эшләуче хезмәткәрләр дөрес хәрәкәт ясау техникасын оста белергә тиеш.
Укуларда катнашучылар теоретик һәм практик өлешне җентекләп тикшерделәр. Аз хәрәкәтлелек, өлкән яшьтәге кешеләрнең ихтыяҗлары, аз хәрәкәтләнүче кешенең хәрәкәт итү юллары каралды. Хезмәткәрләр күчерү алымнары һәм техникасын бер-бер артлы эшкәрттеләр. Психологик яктан берничә минутка булса да үзләрен кеше урынында тою мөһим.
Безнең хезмәткәрләр тыңланган һәм күрсәтелгән материалдан бик күп файдалы белем алдылар.