Балаларга татлы күчтәнәч

2020 елның 22 декабре, сишәмбе

      «Родник» халыкка социаль хезмәт күрсәтү буенча комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге социаль педагогы Гайнетдинова Ф.Т. социаль яктан куркыныч һәм авыр тормыш хәлендә калган гаиләләрдә булды. Әти-әниләр белән пожар куркынычсызлыгы буенча инструктаж, дөрес яшәү рәвеше алып барырга кирәклеге турында, сәламәт яшәү рәвешен кертү турында әңгәмә үткәрелде. Балаларга ТР Дәүләт Советы депутаты Җиһаншин А.И. тарафыннан җибәрелгән Яңа ел бүләкләре тапшырылды. Бу - Татарстан территориясендә яшәүче балаларга физик һәм акыл сәләтенә карамастан тулы күләмдә үсәргә  мөмкинлек бирү максаты белән оештырылган.

 

                 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International