Максат: акча - универсаль, уңайлы алмашу чаралары турында күзаллаулар , формалаштыру.
Бурычлар: төркем биремнәрен үтәү аша төркемдә дустанә мөнәсәбәтләр тәрбияләү.
Караучысызлыкны кисәтү буенча эш кысаларында Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге белгече Ирина Кожевникова «Әйләнә-тирә мохит белән нәтиҗәле хезмәттәшлек» программасы кысаларында «Без тыңлый беләбезме» дигән темага төркемле дәрес үткәрде. Чара 15 февраль көнне 16 нчы социаль участогында тирә-юньдәгеләрне ишетә белү сәләтен формалаштыру максатыннан үткәрелде. Дәрестә 18 балигъ булмаган бала катнашты.
Балигъ булмаганнарны патриотик рухта тәрбияләү эше кысаларында 15 февраль көнне 13 нче социаль участокта Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең социаль эш буенча белгече Рәмзилә Хафизова бөек татар шагыйренең туган көненә багышланган «Муса Җәлил - шагыйрь һәм герой» дип аталган төркемле дәрес үткәрде. Әлеге чара балаларны татар шагыйренең тормышы һәм иҗаты белән таныштыру, патриотизм, татар язучыларына карата хөрмәт һәм мәхәббәт тәрбияләү максатыннан үткәрелде.
Герой-патриотик айлык кысаларында Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең социаль эш буенча белгече Марина Вахрушева «Әфганстан - безнең хәтер» дип исемләнгән дәрес үткәрде. Чара 9 нчы социаль участогында балигъ булмаганнарның патриотизмын, үзләренең интернациональ бурычларын үтәгән солдатларга карата хөрмәт тәрбияләү максаты белән узды.
2022 нче елның 15 февралендә "Югары Утар психик тайпылышлары булган гражданнар өчен балалар интернат-йорты"ның “Шәфкатьлек” бүлегендә тәрбияче Тимергалиева А.Н. "Кар малае"әвәләү шөгыле үткәрде.
Герой-патриотик айлык кысаларында Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге хезмәт буенча инструкторы Ләйсән Суниева «сугышсыз балачак» дигән коллаж әзерләү буенча төркемле дәрес үткәрде. Чара 11 февраль көнне балигъ булмаганнарны патриотик рухта тәрбияләү, иҗади сәләтләрне үстерү максатыннан үткәрелде. Дәрестә 10 балигъ булмаган бала катнашты.
Балигъ булмаганнар арасында караучысызлыкны кисәтү буенча эш кысаларында 10 нчы социаль участокта Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге белгече Римма Борисова «Син бер генә түгел, без - бергә» дигән акция үткәрде. Чара балаларда авыр тормыш хәлләрендә ышаныч телефонына мөрәҗәгать итүне мотивацияләү максатыннан үткәрелде.
«Кул эшләре әлифбасы» проектын тормышка ашыру эше кысаларында Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге хезмәт буенча инструкторы Ирина Кожевникова «Балчыктан матрешка» дигән темага төркемле дәрес үткәрде
Татарстан Республикасында цифрлаштыру елы кысаларында 10 нчы февральдә 12 нче социаль участокта Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең социаль эш буенча белгече Диләрә Борисова «Медиа: терминнар һәм категорияләр белән танышу» дигән темага төркемле дәрес үткәрде. Чара медианың төп терминнары һәм категорияләре белән танышу, «медиа» төшенчәсен актуальләштерү максатыннан узды.
14 февраль-Изге Вәли Көне, ягъни гашыйклар көне билгеләп үтелә. Без изоляциядә булуга карамастан, тәрбияләнүчеләр атна буе яраткан хезмәткәрләренә бүләкләр әзерләделәр.