ЯҢАЛЫКЛАР


18
февраль, 2022 ел
җомга
18нче февраль көненне «Югары Утар психик тайпылышлары булган залар өчен балалар интернат-йорты»нда «Шәфкатьлелек» бүлеге тәрбиясесе Шәрипова Г.М. тарафыннан, балалар белән берлектә, ватанны яклаучылар көне уңаеннан открыткалар ясалды.

Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге белгече Ландыш Зарипова наркоманияне кисәтү һәм сәламәт яшәү рәвешен формалаштыру эше кысаларында «Мин һәм минем гаиләм» дигән темага төркемле дәрес үткәрде. Чара балаларны гаилә кыйммәтләрен аңлауга, балалар һәм аларның ата-аналары арасындагы мөнәсәбәтләрне ныгытуга ярдәм итү максатыннан үткәрелде.

Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге психологы Наталья Емельянова 17 февраль көнне 13 нче социаль участогында «Гаиләдә һәм мәктәптә көч куллану» курсыннан «Яшьтәшләр белән мөнәсәбәтләрне формалаштыру» дигән чара уздырдылар. Әлеге чараның максаты-төркем бурычларын хәл иткәндә нәтиҗәле үз-үзеңне тоту, дөрес аралашу күнекмәләрен ныгыту.

Балигъ булмаганнар арасында караучысызлыкны һәм хокук бозуларны кисәтү буенча эш кысаларында Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге белгече Әлфирә Юнысова «Игелек буыны» отрядының биш волонтеры белән берлектә 17 февральдә «Сезнең фәрештәнең канатлары юк» дигән акция уздырдылар. Чара кече яшьтәге балалар белән бәхетсезлек очракларын кисәтү максатыннан үткәрелде.

Балигъ булмаганнарның караучысызлыгын кисәтү эше кысаларында Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге хезмәт буенча инструкторы Ирина Кожевникова 16 февраль көнне «Әтигә бүләк» дигән темага төркемле дәрес үткәрде. Чара патриотик хисләр тәрбияләү, үз-үзеңне бәяләү, игътибар, караш, фантазия һәм иҗади сәләтләрне үстерү максатыннан үткәрелде.


17
февраль, 2022 ел
пәнҗешәмбе

2022 елның 17 февралендә Югары Утар акылга зәгыйфь балалар йортында тәрбияче Тимергалиева Рузилә «Саф һава сәгате»дигән темага дәрес үткәрде.

Максат: әйләнә-тирә дөньяны тулаем кабул итү, балаларның танып-белү эшчәнлеген үстерү.

 

Россия хәрби тарихының истәлекле датасы - Ватаннан читтә хезмәт бурычын үтәгән россиялеләрне искә алу көне уңаеннан, 15 февраль көнне «Улыбка» клубы социаль хезмәт алучылары өчен «Ялкын» хәрби-патриотик клубына экскурсия оештырылды.

Уң ярымшар рәсем ясау техникасын кулланып, рәсем ясау буенча гадәти булмаган мастер-класс 16 февральдә Зәй муниципаль районының «Радость» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге базасында өлкәннәр һәм инвалидлар өчен көндезге бүлектә үтте.

Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге психологы Наталья Емельянова 16 февраль көнне «Ябык даирәдән чыгу» клубы кысаларында «Хисләрне тану» дигән темага төркемле дәрес үткәрде. Чара катнашучыларга үз хисләрен билгеләргә өйрәнү максатыннан үткәрелде.


16
февраль, 2022 ел
чәршәмбе

Терроризмны һәм экстремизмны профилактикалау эше кысаларында Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге белгече Әлфирә Юнысова 15 февраль көнне «Үз юлыңны үзебез сайлыйбыз» дигән курстан «Антитерроризм» дигән темага төркемле дәрес үткәрде. Чара балаларга терроризм һәм аның күренешләре турында күзаллау бирү, террорчылар корбаны булу ихтималын киметүче саклык чараларын даими үтәү зарурлыгына инандыру, террорчылык акты вакытында үз-үзеңне тоту кагыйдәләренә өйрәтү максатыннан үткәрелде. Дәрестә 11 балигъ булмаган бала катнашты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International