Терроризмны һәм экстремизмны профилактикалау эше кысаларында Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге белгече Әлфирә Юнысова 15 февраль көнне «Үз юлыңны үзебез сайлыйбыз» дигән курстан «Антитерроризм» дигән темага төркемле дәрес үткәрде. Чара балаларга терроризм һәм аның күренешләре турында күзаллау бирү, террорчылар корбаны булу ихтималын киметүче саклык чараларын даими үтәү зарурлыгына инандыру, террорчылык акты вакытында үз-үзеңне тоту кагыйдәләренә өйрәтү максатыннан үткәрелде. Дәрестә 11 балигъ булмаган бала катнашты.
Дәрес башында белгеч балаларга «терроризм», «террор» төшенчәләрен, янауларның төрләрен аңлатты. Балалар террорчылык актлары һәм террорчыларга ярдәм күрсәткән өчен күп кенә илләрдә һәм дәүләтләрдә каралган җәзалар турында белделәр. Шулай ук тыелган террористик төркемнәргә вербовка корбаны булырга мөмкин булган кешеләр категориясе турындагы мәсьәлә дә кузгатылды. Аннары балалар белгеч белән бергә террористик һөҗүм вакытында куркынычсызлык кагыйдәләре һәм саклык чаралары турында фикер алыштылар. Балалар һәр фатирда булырга тиеш булган беренче кирәк-яраклар, террорчылык янау очрагында гаилә эчендәге гамәлләр планы турында белделәр.
Дәрес ахырында балалар үз фикерләре белән уртаклаштылар.