ЯҢАЛЫКЛАР


14
февраль, 2022 ел
дүшәмбе

Герой-патриотик айлыгы кысаларында Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге социаль педагогы Олеся Минһаҗетдинова Г. Тукай исемендәге шәһәр китапханәсенә экскурсия оештырды. «Әфган сугышы юллары буйлап» дигән чара патриотизм, Россия армиясе өчен горурлык хисе тәрбияләү максатыннан үткәрелде. Экскурсиядә 17 балигъ булмаган бала катнашты.

Россия хәрби тарихының истәлекле даталары кысаларында Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең социаль эш буенча белгече Ольга Луб «Эрзерумны алу» дигән темага төркемле дәрес үткәрде. Чара 11 февраль көнне балаларга тарихи, мәдәни-әхлакый һәм хәрби-патриотик тәрбия бирү, үз иленең патриотлары буларак аларның шәхси сыйфатларын һәм үзенчәлекләрен формалаштыру максатыннан үткәрелде. Дәрестә 12 балигъ булмаган бала катнашты.

Наркоманияне кисәтү буенча эш кысаларында Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге белгече Гөлназ Веселовская «Ачы төтен сере» дигән темага интерактив дәрес үткәрде. Чара 11 февральдә балалар һәм яшьләр арасында сәламәт яшәү рәвеше кыйммәтләрен, тәмәке тартудан тыш булган кыйммәтләрне үстерү һәм ныгыту максатыннан үткәрелде. Дәрестә 25 балигъ булмаган бала катнашты. 

Балигъ булмаганнар арасында терроризм һәм экстремизмны кисәтү эше кысаларында 10 нчы февраль көнне Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең социаль эш буенча белгече Марта Камалова «Мин иминлектә» программасыннан «Тоткын психологиясе» дигән видеофильм карау һәм фикер алышу белән кинотренинг үткәрде. Дәрес 7 нче социаль участогында 19 балигъ булмаган бала арасында психо-эмоциональ халәтне тигезләү күнекмәләренә өйрәтү максатыннан узды.


10
февраль, 2022 ел
пәнҗешәмбе
10 февраль көнне тәрбияче Хәбибуллина Г.Р. балалар белән берлектә “Сугышта хатын-кыз йөзе” исемләнгән проект нигезендә «Ә таңнар монда тыныч...» дип исемләнгән фильмны карау. Чарада барлыгы 16 бала катнашты.

«Аеклык ноктасы» клубы эше кысаларында Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге психологы Наталья Емельянова 9 февральдә проектта катнашучы хатын-кызлар белән “Танышу” дигән темага төркемле дәрес үткәрде. Әлеге чараның максаты булып үз-үзеңнең бәйлелегеңнән аңлы баш тартуны формалаштыру торды.

Россия халыкларының халык сәнгате һәм матди булмаган мәдәни мирас елы кысаларында Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге белгече Ольга Плаксина 9 февраль көнне «Татарстан - минем горурлыгым» программасыннан «Минем шәҗәрәм» дигән дәрес үткәрде. Әлеге чара тәрбияләнүчеләрне гаилә кыйммәтләре һәм туганнарын һәм якыннарын берләштергән яхшы традицияләрне саклау, шәҗәрә белән кызыксынуны үстерү, үз гаиләңә карата мәхәббәт, ата-аналарга карата хөрмәт тәрбияләү максатыннан үткәрелде.

9 февральдә Зәй муниципаль районының «Радость»  халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге базасында өлкәннәр һәм инвалидлар өчен көндезге бүлектә ярымшар рәсем техникасы кулланып рәсем ясау буенча чираттан тыш мастер-класс узды.

«Якын кешеләр» клубы эше кысаларында Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге психологы Наталья Емельянова 9 февраль көнне «Хисләрне иреккә чыгарабыз» дип исемләнгән дәрес үткәрде. Чара үзенең эмоциональ халәтен тигезләү ысулларына өйрәтү максатыннан үткәрелде.


9
февраль, 2022 ел
чәршәмбе

4-20нче  февральдә Пекин шәһәрендә 2022 нче елгы Кышкы Олимпия уеннары уза.Безнең балалар да  соңгы яңалыклардан калышмаска тырыша.Тәрбияче Мөбәрәкова Э.В.инициативасы белән кышкы Олимпия уеннары турында видеоролик карадылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International