Герой-патриотик айлык кысаларында Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге хезмәт буенча инструкторы Ләйсән Суниева «сугышсыз балачак»дигән коллаж әзерләү буенча төркемле дәрес үткәрде. Чара 11 февраль көнне балигъ булмаганнарны патриотик рухта тәрбияләү, иҗади сәләтләрне үстерү максатыннан үткәрелде. Дәрестә 10 балигъ булмаган бала катнашты.
Дәрес башында «сугыш» һәм «тынычлык» нәрсә ул, дигән әңгәмә үткәрелде. Балалар сугыш – ул бик начар, чөнки кешеләр һәлак була, дигән фикерләре белән уртаклаштылар. Шуңа күрә тыныч, тату яшәргә кирәк. Аннары белгеч катнашучыларга «сугышсыз балачак» дигән коллаж ясарга тәкъдим итте. Башта балалар тыныч тормыш сүзтезмәсе астында нәрсәне күз алдында тотулары, аларның нинди детальләрдән торачагы турында фикер алыштылар. Коллажның төрен һәм форматын билгеләделәр, кирәкле материалларны һәм инструментларны сайладылар. Һәр бала коллаж ясаганда бергәләп эш башкаруда да, аерым элементларны (чәчәкләр, күбәләкләр, күгәрченнәр, танклар, самолетлар, солдатлар) ясауда да катнашты.
Эш барышында катнашучылар үзләренең иҗади сәләтләрен, фантазияләрен күрсәттеләр, вак моторика һәм пөхтәлекне үстерделәр. Шулай ук, әлеге эш нәтиҗәсендә катнашучылар коллективта хезмәттәшлек итәргә, бер-берсен тыңларга һәм ишетергә, үз фикерләрен якларга өйрәнде.