Балигъ булмаганнарны патриотик рухта тәрбияләү эше кысаларында 15 февраль көнне 13 нче социаль участокта Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең социаль эш буенча белгече Рәмзилә Хафизова бөек татар шагыйренең туган көненә багышланган «Муса Җәлил - шагыйрь һәм герой» дип аталган төркемле дәрес үткәрде. Әлеге чара балаларны татар шагыйренең тормышы һәм иҗаты белән таныштыру, патриотизм, татар язучыларына карата хөрмәт һәм мәхәббәт тәрбияләү максатыннан үткәрелде.
Дәрес барышында балалар бөек татар шагыйре Муса Җәлил тормышыннан кызыклы фактлар турында белделәр: аның балалар һәм яшүсмерләр елларында,әдәби эшчәнлеге, 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы вакытында кайда сугышуы, әсирлеккә эләгүе, анда нинди коточкыч сынаулар кичерүе, Берлин төрмәсендә танылган «Моабит дәфтәре» әсәрен язуы турында белделәр. Сугыштан соң Муса Җәлил кыюлыгы, Ватанына мәхәббәт һәм үз халкына тугрылыгы өчен Советлар Союзы Герое исеменә лаек була.
Шулай ук әлеге чарада татар шагыйренең үтеп керерлек шигырьләре яңгырады, аның авыр тормышы турында видеоматериал күрсәтелде.
Дәрес ахырында белгеч катнашучыларга М.Җәлил әсәрләрен өйрәнергә тәкъдим итте, аларның мәгънәсе һәм әһәмияте турында уйларга тәкъдим итте. М.Җәлилгә 15 февраль көнне 116 яшь тулган булыр иде.
Әлеге чарада 15 балигъ булмаган бала катнашты.