Балигъ булмаганнар арасында караучысызлыкны кисәтү буенча эш кысаларында 10 нчы социаль участокта Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге белгече Римма Борисова «Син бер генә түгел, без - бергә» дигән акция үткәрде. Чара балаларда авыр тормыш хәлләрендә ышаныч телефонына мөрәҗәгать итүне мотивацияләү максатыннан үткәрелде.
Чара башында белгечләр һәм балалар ата-аналар һәм балалар арасында үзара мөнәсәбәтләр: ата-аналарның аларны аңлыйлармы-юкмы икәне, алар үзләренең якыннары белән булган серләре турында сөйләшә алалармы, аларга нинди сораулар бирә алалар, ә нинди сорауларны бирергә кыенсыналар икәнлеге турында сөйләштеләр. Соңыннан белгеч катнашучыларны ышаныч телефоны: аның эше һәм принциплары белән таныштырды, сине һәрвакыт тыңлыйлар, дөрес киңәш бирәләр, дөрес гамәл сайларга булышырлар, дип сөйләде. Тик шуны истә тотарга кирәк: ярдәм сиңа чыннан да кирәк булган очракта гына шалтыратырга мөмкин. Болай гына телефон линиясен тоткарларга ярамый, чөнки бу вакытта кемгәдер, чыннан да, ярдәм кирәк булуы мөмкин. Аннары балаларга «Ышаныч телефоны» номеры язылган листовкалар таратылды.
Ахырда мондый акцияләрнең мөһимлеге һәм кирәклеге турында нәтиҗә ясалды.