Караучысызлыкны кисәтү буенча эш кысаларында Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге белгече Ирина Кожевникова «Әйләнә-тирә мохит белән нәтиҗәле хезмәттәшлек» программасы кысаларында «Без тыңлый беләбезме» дигән темага төркемле дәрес үткәрде. Чара 15 февраль көнне 16 нчы социаль участогында тирә-юньдәгеләрне ишетә белү сәләтен формалаштыру максатыннан үткәрелде. Дәрестә 18 балигъ булмаган бала катнашты.
Дәрес уен активатордан башланды, аның барышында катнашучы үзен үсемлек яисә җәнлек булса нинди булыр иде икәнен сөйләде. Уен ахырында белгеч катнашучылар белән бергә нәтиҗә ясадылар: сине кызыксыну һәм игътибар белән тыңлаганда сөйләү күпкә җиңелрәк. “Сез тыңлый беләсезме” тесты катнашучыларга аларның ни дәрәҗәдә игътибар белән тыңлый алуларын күрсәтте. “Бозылган телефон” уены балаларга икенче заттан алынган мәгълүмат бозылырга мөмкин икәнлеген тагын бер кат искә төшерде. Һәркем хәлне үзенчә ишетә һәм күрә. Шуңа күрә мәгълүматны иң яхшысы-имеш-мимешләрдән түгел, ә беренчел чыганактан белү.
Чара «Ничек тыңларга кирәк» дигән дискуссия белән тәмамланды, анда балалар белән бергә «нәтиҗәле» тыңлаучының берничә төп кагыйдәләрен чыгардылар, шулай ук бер-берсен тыңларга һәм ишетергә комачаулаган нәрсәләр турында фикер алыштылар.