2022 нче елның 15 февралендә "Югары Утар психик тайпылышлары булган гражданнар өчен балалар интернат-йорты"ның “Шәфкатьлек” бүлегендә тәрбияче Тимергалиева А.Н. "Кар малае"әвәләү шөгыле үткәрде.
Максат: пластилин белән эшләү күнекмәләрен формалаштыру, әвәләп ясауга кызыксыну уяту, бармакларның хәрәкәтчәнлеген, вак моториканы, фантазияне үстерү.
Пластилин - бала белән төрле кызыклы дәресләр үткәрү өчен бик яхшы материал. Ул вак моториканы үстерә. Шөгыль башында тәрбияче кар малаеның әвәләп ясау алгоритмын күрсәтте һәм аңлатты. Шуннан соң балалар бик теләп эшкә керештеләр. Пластилиннан кар малаен әвәли башладылар. Һәммәсе эшне иҗади якын килеп башкарырга тырышты. Шөгыль бик күңелле һәм мавыктыргыч узды. Балалар канәгать калдылар.