Аксубай районының «Хыял» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында «Тылсымлы урманның куркынычлыгы» дигән өстәл психологик уенын кулланып үткәрелгән дәрес узды.
«Сәламәтлек баскычы» программасы кысаларында 2021 нче елның 20 нче гыйнвары көнне Түбән Кама «Веста» Үзәгенең социаль эш буенча белгече Ирина Кожевникова социаль хезмәт күрсәтүдә торучы 7 мөмкинлекләре чикле бала өчен «Сәламәтлек сукмагы» дигән төркемле дәрес үткәрде. Шөгыльнең максаты: хәрәкәт потенциалын активлаштыру, эмоциональ фонны яхшырту, зур моторика күнекмәләрен, коммуникатив күнекмәләрне һәм күзаллауларны үстерү.
Эшләнмә - бик күпкырлы һәм мавыктыргыч иҗат төре, бу-балаларның фикерләре һәм хис-тойгылары, үзара мөнәсәбәтләре белән бәйле нәрсә. Кул эшләре ясау - ул үз «мин»легеңне белдерү мөмкинлеге. Моны аңлау үз осталыгын, сәләтен, талантын, фантазиясен, пөхтәлеген һәм башка шәхси характеристикасын кертергә этәрә.
2021 нче елның 25 нче гыйнвары көнне балигъ булмаганнар арасында караучысызлыкны һәм хокук бозуларны профилактикалау эше кысаларында Түбән Каманың «Веста» үзәге социаль эш буенча белгече Анастасия Ильина «Киберскептикларга каршы киберфатлар» дигән темага төркемле дәрес үткәрде. Шөгыльнең максаты: яшүсмерләрне интернеттагы мәгълүматны белергә һәм аны бәяләргә өйрәтү. Әлеге чарада 12 балигъ булмаган бала катнашты.
Яңа Чишмә районы “Кайгырту” үзәге белгечләре, үзара ведомстволы комиссия белән берлектә, янгын куркынычсызлыгы буенча профилактик чараларны күрү максатыннан, районда яшәүче гаиләләрне йөреп чыгу эшен дәвам итә.
Бөгелмәнең мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен «Яңарыш» тернәкләндерү үзәгендә «Бәхетле кар бабайлар көне» дигән социаль-мәдәни чара узган.
“Мәгълүмати навигатор” яшүсмерләр медиакультурасын формалаштыру” социаль технологиясе кысаларында 2020 нче елның 22 нче гыйнвары көнне Түбән Кама “Веста” Үзәгенең социаль эш буенча белгече Әлфия Байкова социаль хезмәт күрсәтүдә торучы 10 балигъ булмаган бала өчен “Мәгълүмат дөньясында кеше” дигән чара үткәрде. Максаты: яшүсмерләрдә хәзерге дөньяда мәгълүматның роле турында күзаллауларын актуальләштерү һәм киңәйтү, «медиа» төшенчәсен аңлауның башлангыч диагностикасы.
Түбән Кама шәһәренең 55 еллыгын һәм ТРда Туган тел һәм халык бердәмлеге елын бәйрәм итү кысаларында 2021 нче елның 23 нче гыйнварында Түбән Каманың «Веста» үзәге белгечләре «Альфа» мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә 15 балигъ булмаган бала һәм аларның ата-аналары өчен “Туган ягыңны ярат һәм аның турында бел!” дигән чара уздырдылар. Чараның максаты: балаларның Түбән Кама шәһәре турында белемнәрен киңәйтү һәм ныгыту, патриотик хисләр, туган якка мәхәббәт тәрбияләү, өлкән буынга, Түбән Кама шәһәренең беренче төзүчеләренә хөрмәт күрсәтү.
2020 елның 25 гыйнваренда Чутай авылында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Низамиева Мөнәвәрә Зыятдин кызы үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.