Эшләнмә - бик күпкырлы һәм мавыктыргыч иҗат төре, бу-балаларның фикерләре һәм хис-тойгылары, үзара мөнәсәбәтләре белән бәйле нәрсә. Кул эшләре ясау - ул үз «мин»легеңне белдерү мөмкинлеге. Моны аңлау үз осталыгын, сәләтен, талантын, фантазиясен, пөхтәлеген һәм башка шәхси характеристикасын кертергә этәрә.
2021 нче елның 22 нче гыйнвары көнне «Иҗат дөньясы» программасы кысаларында Түбән Кама «Веста» үзәгенең хезмәт буенча инструкторы Ләйсән Суниева хезмәт кабинетында «Кыш гүзәле» дигән темага төркемле дәрес үткәрде. Максат: вак моторика, иҗади сәләтләрне үстерү, сәнгати зәвык һәм хезмәт сөючәнлек тәрбияләү.
Төркем дәресендә балаларга бәйрәм кәефен Яңа ел бизәкләре ясау белән дәвам итәргә тәкъдим ителде. Катнашучылар дәреснең идеясен шатланып хупладылар һәм эшкә тотындылар. Хезмәт буенча инструктор тарафыннан эшләнмә ясау техникасы аңлатылды, һәрберсе үзенә ошаган нигезне сайлый һәм кирәкле эшләрне этаплап башкара алды. Төсле металлаштырылган элпә белән эшләү процессы балалар өчен чын тылсым булды: элпәне җилфердәп торган нигездән төшергәч, эшләнмә ялтыравыклы төсләргә буялды. Һәр катнашучының үзенчәлекле яңа ел бизәге килеп чыкты. Дәрестә һәркем үзенең фантазиясен, уйлап табучанлыгын һәм иҗади сәләтен күрсәтте.
Барлык катнашучылар да вакытны кызыклы һәм мавыктыргыч үткәрделәр, нәтиҗәләреннән канәгать калдылар һәм белгечләргә матур эшләнмә ясарга өйрәткәннәре өчен рәхмәт сүзләре җиткерделәр.