“Мәгълүмати навигатор” яшүсмерләр медиакультурасын формалаштыру” социаль технологиясе кысаларында 2020 нче елның 22 нче гыйнвары көнне Түбән Кама “Веста” Үзәгенең социаль эш буенча белгече Әлфия Байкова социаль хезмәт күрсәтүдә торучы 10 балигъ булмаган бала өчен “Мәгълүмат дөньясында кеше” дигән чара үткәрде. Максаты: яшүсмерләрдә хәзерге дөньяда мәгълүматның роле турында күзаллауларын актуальләштерү һәм киңәйтү, «медиа» төшенчәсен аңлауның башлангыч диагностикасы.
Башта белгеч катнашучыларга «Минем медиабиография» дигән биремне үтәргә тәкъдим итте. Катнашучылар нинди социаль челтәрләрдән ешрак файдаланулары, «медиакультура» дигән төшенчә белән таныштырдылар. Аннары “Медиа нәрсә ул”, “Медианың төп төшенчәләре һәм терминнары”, “Мәгълүмат дөньясында кеше” дигән темага әңгәмә булды. Балаларга медианың төп категорияләре аңлатылды: телевидение, кинематография, радио, газета һәм журналлар, интернет.
Материалны ныгыту өчен балалар “Медиада онлайн тикшеренү” күнегүен башкардылар. Интернет челтәренә керү юлы белән төрле медиа билгеләмәләрен эзләделәр, «медиа» ның иң уңышлы терминын билгеләделәр һәм аларны карточкаларда яздылар. Аннан соң 3-4 кешелек төркемнәр конкрет медиа төрен сайладылар: радиостанцияләр, телеканаллар, интернет-сайтлар, блоглар яки журналлар. Шуннан соң һәр төркем интернетта үзе сайлаган медиа турында мәгълүмат эзләде, постер форматында күзәтү ясады һәм кыскача презентация әзерләде.
Дәреснең йомгаклау өлеше һәр төркем әзерләгән постерлар турында фикер алышудан торды. Дәрес мавыктыргыч һәм җанлы үтте, балалар бик күп яңалыклар белделәр.