«Сәламәтлек сукмагы»

2021 елның 26 гыйнвары, сишәмбе

«Сәламәтлек баскычы» программасы кысаларында 2021 нче елның 20 нче гыйнвары көнне Түбән Кама «Веста» Үзәгенең социаль эш буенча белгече Ирина Кожевникова социаль хезмәт күрсәтүдә торучы 7 мөмкинлекләре чикле бала өчен «Сәламәтлек сукмагы» дигән төркемле дәрес үткәрде. Шөгыльнең максаты: хәрәкәт потенциалын активлаштыру, эмоциональ фонны яхшырту, зур моторика күнекмәләрен, коммуникатив күнекмәләрне һәм күзаллауларны үстерү.

Төркемле дәрес «Кар бөртекләре» дигән хәрәкәтчән уен белән башланып китте. Балалар шундый инструкция алдылар: «Кар бөртекләре» командасы яңгырагач, балалар аяк очларына басып кулларны югары өскә күтәрделәр, аннары кулларын як-якка сузып  акрын гына әйләнә башладылар; «салкын» командасы яңгырагач, балалар чүгәләп үзләренең тезләрен куллары белән кочаклыйлар; «җил» сүзеннән соң, кар бөртекләренең салмак хәрәкәтләрен имитацияләп чаба башлыйлар. Башта бу уенда алып баручы ролен белгеч башкарды. Балалар уенның асылын аңлап, хәрәкәтләре тизрәк темпта килеп чыга башлагач, алар алып баручы ролен сынап карый алдылар. Аннан соң дәрес «Самолет кебек очабыз», «Көймә», «Паровозик» кебек зур моториканы үстерү күнегүләре белән дәвам итте. Шулай итеп, “Самолет” күнегүен үтәп, балалар “уң” һәм “сул” төшенчәләрен кабатладылар. “Көймә” күнегүен башкарганда башта кыенлыклар килеп чыкты. Балалар аякларын һәм кулларын ничек күтәреп, аларны бергә сузып, берләштереп торуларын һич тә аңлый алмады. Берничә кабатлаудан соң, барысы да дөрес килеп чыга башлады.

Дәрес күңелле һәм кызыклы үтте. Балалар белгечнең барлык күрсәтмәләрен дә үтәргә тырыштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International