Чутай авылында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Низамиева Мөнәвәрә Зыятдин кызы үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте

2021 елның 26 гыйнвары, сишәмбе

2020 елның 25 гыйнваренда Чутай авылында  яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Низамиева Мөнәвәрә Зыятдин кызы үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

    Балтач муниципаль районы башлыгы урынбасары  Наил Сабирҗанов, социаль яклау бүлеге  җитәкчесе Алсу Гатиятуллина, Нөнәгәр авыл  җирлеге башлыгы Алфред  Әхмәтханов, “Кызыл юл” авыл хужалыгы җитештерү кооперативы икътисадчысы Фәйрүзә Сәгзетдиновалар  да юбилярга рәхмәт сүзләре җиткерделәр.

   Юбилярга Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның котлау открыткасын, Балтач муниципаль район башлыгы исеменнән Рәхмәт хаты һәм кыйммәтле бүләк, соңгы эш урыны һәм авыл җирлеге исеменнән бүләкләр тапшырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International