ЯҢАЛЫКЛАР


26
гыйнвар, 2021 ел
сишәмбе

2021 нче елның 22 нче гыйнвары көнне балигъ булмаганнар арасында эчкечелекне һәм наркоманлыкны кисәтү кысаларында Түбән Каманың «Веста» үзәге социаль эш буенча белгече Марта Камалова 12 яшүсмер арасында «Гомуми эш» Бөтенроссия проектының «Чижик-пыжик» документаль фильмын карау һәм аның буенча сөйләшү үткәрде.  Максат: яшүсмерләрдә сәламәт яшәү рәвешенә омтылыш формалаштыру, эчкечелек проблемаларын төрле яклап карау.


25
гыйнвар, 2021 ел
дүшәмбе

    2021 елның 23 гыйнваренда Югары Субаш авылында  яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Романова Таисия Алексеевна үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

2021 елның  25 январендә   “Алабуга муниципаль районындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен “Астра” тернәкләндерү үзәгендә россия студентлары көненә багышланган “Татьяна көне” дигән презентация дәресе узды.

25 нче гыйнвар 2021 нче ел “Тормыш матур!” программасын тормышка ашыру кысаларында балигъ булмаганнар арасында суицидны кисәтү буенча  «Тукай муниципаль районы «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе социаль психологы Ләйсән Насырова 1 нче социаль участокта “Минем киләчәгем минем кулларда” дигән темага тренинг үткәрде.

 

"Здравушка" тернәкләндерү үзәгендә табибларның мастер-класслары узды. Ата-аналарга йогышлы һәм салкын тию авыруларын профилактикалауның нәтиҗәле ысуллары турында сөйләделәр. Невролог Әхтәмова Наталья Григорьевна дәвалау гимнастикасы буенча дәрес үткәрде. Табиб контролендә балалар һәм ата-аналар яңа күнегүләр кулланып карадылар.

Шул ук көнне Үзәк хезмәткәрләре өчен җыелыш булды. Төп тема короновирус инфекциясенә каршы вакцинация булды. Тематик буклетлар тернәкләндерү үзәгенә килүчеләр арасында таратылды.

Арчаның “Өмет чаткысы "мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге белгечләре гыйнвар аенда тернәкләнүче балалар өчен  “Кышкы уеннар”  урамда спорт чарасы уздырдылар.

2021 елның 25 январенда «КЦСОН «Шафкать» социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең, гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлегенең социаль педагоглары Тарынчева А.М. һәм Миннекаева Г.И. тарафыннан яшүсмерләр арасында суицидаль үз-үзеңне тоту профилактикасы  буенча «Тормыш матур» дигән темага әңгәмә үткәрелде: " Тормыш-бәһасез бүләк ».

Түбән Каманың «Веста» үзәге социаль эш буенча белгече Татьяна Никифорова Россия хәрби тарихының истәлекле даталары кысаларында 12 балигъ булмаган бала өчен «Висло-Одер операциясе» дип исемләнгән төркемле дәрес үткәрде. Дәреснең максаты: үз Ватаныңның тарихына ихтирамлы мөнәсәбәт формалаштыру.

Җәлил картлар йортында “Мастерица” түгәрәге

«Радуга» халыкка социаль хезмәт күрсәтү Бөгелмә комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлегенең социаль педагогы Людмила Голубева балигъ булмаган яшьтәгеләр, социаль хезмәт күрсәтүләр алучылар белән «Сүз көче яки яман шеш агуы» дигән уен дәресләре, Туган телләр һәм халык бердәмлеге елы уңаеннан оештырылган уен дәресләре үткәрде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International