«Яңарыш» үзәге балалары ташландык материаллардан кар бабайларын ясаганнар.

2021 елның 26 гыйнвары, сишәмбе

Бөгелмәнең мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен «Яңарыш» тернәкләндерү үзәгендә «Бәхетле кар бабайлар көне» дигән социаль-мәдәни чара узган.

Балалар бу бәйрәмнең килеп чыгу тарихы белән таныштылар. Кар бабай катнашында мультфильмнар искә төшерделәр, күңелле уеннар уйнадылар һәм конкурсларда катнаштылар.

Бәйрәм кар бөртекләре ясау буенча мастер-класс белән тәмамланды. Мондый чаралар балаларның күзаллауларын киңәйтүгә, эмоциональ өлкәсен баетуга ярдәм итә, эшчәнлекнең төрле өлкәләрендә инициативалы гамәлләрне стимуллаштыра.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International