2021 нче елның 25 нче гыйнвары көнне балигъ булмаганнар арасында караучысызлыкны һәм хокук бозуларны профилактикалау эше кысаларында Түбән Каманың «Веста» үзәге социаль эш буенча белгече Анастасия Ильина «Киберскептикларга каршы киберфатлар» дигән темага төркемле дәрес үткәрде. Шөгыльнең максаты: яшүсмерләрне интернеттагы мәгълүматны белергә һәм аны бәяләргә өйрәтү. Әлеге чарада 12 балигъ булмаган бала катнашты.
Белгеч катнашучыларга киберфатлар – интернетны яратучылар һәм яклаучылар, ә киберскептиклар – интернетны тәнкыйтьли алучылар һәм челтәрдә җиңел үтеп керә алырлык һәм кешеләргә начар йогынты ясый торган тискәре мәгълүматлар күп дип санаучылар, дип аңлатты. «Мине ышандыр» уены барышында алып баручы беркайчан да Интернеттан файдаланмаган кеше ролен уйнады, ул аның турында күп ишеткән, тик интернетта кызыклы һәм файдалы нәрсә булуына шикләнә, күнегүдә катнашучылар аны бу хакта яңадан уйлап карарга үгетләргә тиеш булдылар. Балалар бик теләп уен уйнадылар һәм интернет файдасына аргументлар таптылар. Аннан соң катнашучылар белән дебатлар үткәрелде. Аларның һәркайсына листовкалар таратылды, анда балалар интернетта нинди мәгълүмат файдалы ә нинди юк дип язарга тиеш булдылар, файдалы мәгълүмат бирелгән язуларын тактаның “+” тамгасы билгеләп үтелгән яртысы - “Киберфанатлар”га, ә тискәре мәгълүмат билгеләнгән язуларын “-” тамгасы язылган “Киберскептиклар”га ябыштырырга кирәк булды.
Дәрес ахырында белгеч балаларны интернетта эшләгәндә игътибарлырак булырга һәм берәр шикле мәгълүматка очрасалар, бу хакта ата - аналарга хәбәр итәргә кушты.