2022 нче елның 21-нче февраль көнне Югары Утар балалар интернат-йорты тәрбиячесе Гыйльметдинова Гөлчәчәк «Безнең як кошлары» дигән темага рәсем - шөгыле үткәрде.
Ватанны саклаучылар көнен бәйрәм итү кысаларында Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең социаль эш буенча белгече Ләйсән Суниева 21 февраль көнне «Тынычлык һәм яхшылык сагында» дип исемләнгән төркемле дәрес үткәрде. Чара 21 февраль көнне 19 нчы социаль участокта балигъ булмаганнарны патриотик тәрбияләү, Ватанны саклаучылар көненең әһәмиятен аңлау максатыннан үткәрелде.
«Кул эшләре әлифбасы» проектын тормышка ашыру эше кысаларында социаль педагог Олеся Минһаҗетдинова һәм Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге социаль эш буенча белгече Ләйсән Суниева «Табигать могҗизасы» дигән төркемле дәрес үткәрделәр. Чараның максаты-тасмалар белән эшләү күнекмәләрен үстерү, тыңлау, анализлау, үз карашыңны формалаштыру. Төркем дәресендә 10 балигъ булмаган бала, шул исәптән мөмкинлекләре чикле балалар катнашты.
21 февраль көнне 2 нче социаль участокта Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең социаль эш буенча белгече Эльза Сәмигуллина Халыкара туган тел көненә багышланган «Туган тел» дип исемләнгән танып-белү дәресе үткәрде. Максат: балаларны бәйрәмнең тарихы белән таныштыру, РФ халкына мәхәббәт һәм хөрмәт тәрбияләү.
«Балачак иминлеге» Бөтенроссия акциясе кысаларында Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге хезмәт буенча инструкторлары Ләйсән Суниева һәм Ирина Кожевникова 14-18 февраль көннәрендә «Балачакның игелекле юлы» дигән рәсем конкурсы уздырдылар. Чара иҗади сәләтләрне үстерү, иҗади потенциалны ачу, куркынычсыз тәртип күнекмәләрен ныгыту максатыннан үткәрелде.
Балигъ булмаганнарга патриотик тәрбия бирү эше кысаларында Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең социаль эш буенча белгече Ольга Плаксина Халыкара туган тел көненә багышланган «Безнең туган тел» дип исемләнгән төркемле дәрес үткәрде. Дәрес «телләргә» сакчыл караш һәм үз халкың өчен горурлык хисе формалаштыру максатыннан үткәрелде.
21 февральдә Россия хәрби тарихының истәлекле датасын - «Радость» үзәге базасында Ватанны саклаучылар көнен бәйрәм итү кысаларында мәгълүмати-танып белү чарасы оештырылды һәм уздырылды
Ватанны саклаучылар көнен бәйрәм итү кысаларында 29 нчы февраль көнне социаль педагог Олеся Минһаҗетдинова һәм Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге психологы Наталья Емельянова «Альфа» мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә «Дан сиңа, солдат сакчысы» дигән чара уздырдылар. Чараның максаты булып патриотизм, үз ватаныңа мәхәббәт, ил сакчылары өчен горурлык тәрбияләү торды.
Татарстан Республикасында цифрлаштыру елы кысаларында Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге социаль эш буенча белгече Әлфия Байкова 18 февраль көнне 15 нче социаль участогында «Минем медиакуллану стиле» дип исемләнгән төркемле дәрес үткәрде. Җәмгыятьнең кыйммәтен күрсәтүче медиапродукция үрнәкләрен карау максаты белән әлеге чарага 10 яшүсмер килгән иде.