«Дан сиңа, солдат сакчысы»

2022 елның 21 феврале, дүшәмбе

Ватанны саклаучылар көнен бәйрәм итү кысаларында 29 нчы февраль көнне социаль педагог Олеся Минһаҗетдинова һәм Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге психологы Наталья Емельянова «Альфа» мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә «Дан сиңа, солдат сакчысы» дигән чара уздырдылар. Чараның максаты булып патриотизм, үз ватаныңа мәхәббәт, ил сакчылары өчен горурлык тәрбияләү торды.

Чара барышында балалар «Белгечләр» викторинасында актив катнаштылар, анда үзләренең Россия армиясе турында белемнәрен күрсәттеләр, «җитез сапер», «каршылыклар полосасы» һ.б. спорт эстафеталарында ярыштылар һәм оригами техникасында котлау открыткасы ясау буенча мастер-класста катнаштылар. Балалар биремнәрне бик яхшы үтәделәр, җитезлек, игътибар һәм командада эшли белүләрен күрсәттеләр.

Бәйрәм ахырында катнашучылар матур хәрби музыка астында почетлы түгәрәк уздылар.

Бәйрәм чарасында 15 балигъ булмаган бала катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International