«Мин һәм минем гаиләм»

2022 елның 18 феврале, җомга

Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге белгече Ландыш Зарипова наркоманияне кисәтү һәм сәламәт яшәү рәвешен формалаштыру эше кысаларында «Мин һәм минем гаиләм» дигән темага төркемле дәрес үткәрде. Чара балаларны гаилә кыйммәтләрен аңлауга, балалар һәм аларның ата-аналары арасындагы мөнәсәбәтләрне ныгытуга ярдәм итү максатыннан үткәрелде.

Дәрес башында, кейс – методы кулланып, «гаилә»нең нәрсә икәнлеге һәм гаиләнең кеше тормышында әһәмияте турында әңгәмә үткәрелде. Аннары белгеч “Саша хаты”н укыды һәм “Сез Саша белән килешәсез?”, “Ул нәрсәдә хаклы түгел?”,  “Аңа карата абыйлары, апалары, әниләре, әтиләре мөнәсәбәтен тасвирлагыз”., “Саша өйдән китсә, дөрес булырмы?”, “Сашаның гаилә әгъзаларына сезнең киңәшләрегез”, “Килеп туган ситуациядә нәрсә эшләргә?” кебек сорауларга җавап эзләргә кушты. Һәр бала бу уңайдан үз фикерен белдерде һәм әлеге хәлдән чыгу юлын тәкъдим итте. Балалар бергәләп гаиләдәге яхшы мөнәсәбәтләрне саклап калу өчен кагыйдәләр җыелмасы төзеделәр.

Соңыннан белгеч катнашучыларга үз гаиләңне бәяләргә, бер-береңә аңлау белән карарга, үз сәламәтлегеңне һәм тирә-юньдәгеләрнең сәламәтлеген сакларга киңәш итте. Чөнки сәламәтлек физик яктан гына түгел, психологик яктан да әйбәт булырга тиеш.

17 февраль көнне 14 нче социаль участогында үткәрелгән дәрестә 15 балигъ булмаган бала катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International