«Сезнең фәрештәнең канатлары юк»

2022 елның 18 феврале, җомга

Балигъ булмаганнар арасында караучысызлыкны һәм хокук бозуларны кисәтү буенча эш кысаларында Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге белгече Әлфирә Юнысова «Игелек буыны» отрядының биш волонтеры белән берлектә 17 февральдә «Сезнең фәрештәнең канатлары юк» дигән акция уздырдылар. Чара кече яшьтәге балалар белән бәхетсезлек очракларын кисәтү максатыннан үткәрелде.

Акция башында белгеч волонтерларга кече яшьтәге балаларның биеклектән егылып төшүе белән бәйле бәхетсезлек очраклары статистикасы турында сөйләде. Ул моның ни өчен булганын аңлатты. Акция барышында волонтер-балалар халык арасында куркынычсызлык кагыйдәләре язылган мәгълүмати белешмәлекләр тараттылар: кечкенә балаларны ачык тәрәзәле бинада хәтта кыска вакыт эчендә дә караучысыз калдырмаска; тәрәзәләр янында бала өчен «баскыч» булып хезмәт итә ала торган җиһаз предметларын куймаска; тәрәзәләргә махсус йозаклар, балага тәрәзә ачарга мөмкинлек бирми торган фиксаторлар һәм башка куркынычсызлык чаралары урнаштырырга; чебен-черки кертми торган сеткалар саклап калыр дип беркайчан да исәп тотмаска, чөнки алар хәтта иң кечкенә баланың да авырлыгына түзә алмыйлар.

Акция Кама Аланы бистәсе урамнарында үткәрелде, 25 мәгълүмати белешмәлек таратылды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International