"Югары Утар психик тайпылышлары булган гражданнар өчен балалар интернат – йорты»«Саф һава сәгате»дигән темага дәрес үткәрде.

2022 елның 17 феврале, пәнҗешәмбе

2022 елның 17 февралендә Югары Утар акылга зәгыйфь балалар йортында тәрбияче Тимергалиева Рузилә «Саф һава сәгате»дигән темага дәрес үткәрде.

Максат: әйләнә-тирә дөньяны тулаем кабул итү, балаларның танып-белү эшчәнлеген үстерү.

Кыш ул - елның иң матур, иң карлы һәм салкын вакыты. Кышкы табигать әйтеп бетергесез матур ул! Бу серлелеккә соклану, бары тик кыш көне генә була. Чыршы һәм наратлар үзләренең карлы ботакларын күтәрә алмыйча сыгылып төшкәннәр.Ә агачларны бәс сырган, алар көмеш сыман җемелдиләр.Аяз көнне, кояш нурларында кар бөртекләреннән әйтерсең очкыннар чыга, күзне камаштыра. Бу кышкы сихрилекне тагын да матурайта. Очсыз-кырыйсыз аклыктан, хаттә, күзләр чагыла. Әкрен генә кар яуган вакытта, табигать тагын да матурлана, һава сафлана һәм суык була.

Без бүген балалар белән кышкы табигатьне күзәттек. Саф һавада йөргәндә мин аларга кышкы күренешнең матурлыгы турында сөйләдем. Без саф һавада карны, агачларны, кошларны күзәттек. Кошларга җим бирдек. Балаларның кәефләре бик яхшы иде, аларга кышкы табигать бик ошады. Бу дәрестән балалар канәгать калды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International