ГКУ "Югары Утар психик тайпылышлары булган гражданнар өчен балалар интернат – йорты» ның “Шәфкатьлелек” бүлегендә Ватанны саклаучылар көненә багышлап открыткалар ясалды.

2022 елның 18 феврале, җомга
18нче февраль көненне «Югары Утар психик тайпылышлары булган залар өчен балалар интернат-йорты»нда «Шәфкатьлелек» бүлеге тәрбиясесе Шәрипова Г.М. тарафыннан, балалар белән берлектә, ватанны яклаучылар көне уңаеннан открыткалар ясалды Шөгыльнең максатлары: - игътибарлылыкларын, күзаллауларын,иҗади сәләтларен үстерү; -чисталык-пөхтәлеккә өйрәтү, кулдан ясалган бүләкларгә карата кызыксыну уяту. Ел әйләнәсендә кибет, киоск киштәләрендә төрледән-төрле открыткалар сатыла. Ләкин, кайвакыт дусларны, якыннарны башка төрле, кулдан ясалган әйберләр белән сөендерәсе килә. Ватанны яклаучылар көне алдыннан без дә, балалар белән берлектә, үзенчәлекле открыткалар ясадык. Шөгыль барышында иң элек балалар белән, бәйрәмгә кагылышлы, рәсемнәр карадык. Ул бик зур этәргеч булды, балалар зур кызыксыну белән катнаштылар, узләрнең сәләтләрен күрсәттеләр. Открыткалар төрле һәм бик матур килеп чыктылар.Балалар бик канәгать калдылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International